Бөгелмә авазы

Бөгелмәләр, игътибар: чистарыныйк!

Барлык предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре, шәһәрдәшләр! Шәһәребезнең һәм районыбызның санитар-экологик хәлен яхшырту максатында, 16 апрель һәм 23 апрель чистарыну һәм төзекләндерү буенча өмә көннәре дип игълан ителә. БМР башкарма комитеты барлык предприятиеләр, оешмалар хезмәт коллективларына, хосусый эшмәкәрләргә, җәмәгать оешмаларына, студентларга һәм мәктәп укучыларына, күпквартирлы һәм аерым йортларда торучыларга бу көннәрдә шәһәребезне...

 

Барлык предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре, шәһәрдәшләр!

Шәһәребезнең һәм районыбызның санитар-экологик хәлен яхшырту максатында, 16 апрель һәм 23 апрель чистарыну һәм төзекләндерү буенча өмә көннәре дип игълан ителә.

БМР башкарма комитеты барлык предприятиеләр, оешмалар хезмәт коллективларына, хосусый эшмәкәрләргә, җәмәгать оешмаларына, студентларга һәм мәктәп укучыларына, күпквартирлы һәм аерым йортларда торучыларга бу көннәрдә шәһәребезне чистарту эшендә катнашырга өндәп мөрәҗәгать итә.

Әйдәгез, бергәләп урамнарга чыгыйк, ишегалларын, йорт-биналар тирәләрен җыештырыйк, чәчәкләр утыртыйк. Май бәйрәмнәрен чиста, ямьле урамнарыбыз, ишегалларыбыз белән каршы алыйк!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: