Бөгелмә авазы

Бөгелмәләр өчен бердәм кабул итү көне эшли

Бөгелмә халкы проблемаларын ничек чишә дисезме? Төрлечә дияр идем мин. Кыен тормыш хәлендә калган кеше, иң беренче чиратта, туган-тумачасына мөрәҗәгать итә, әгәр дә проблема зурдан була калса, ярдәмне зур начальниклардан, депутатлардан сорый. Беренче адымны алар, әлбәттә инде, җирле хакимият җитәкчеләренең ишеген шакып ясый башлый. Министрлардан башлап, урындагы хакимияттә җитәкче вазифалар...

Бөгелмә халкы проблемаларын ничек чишә дисезме? Төрлечә дияр идем мин. Кыен тормыш хәлендә калган кеше, иң беренче чиратта, туган-тумачасына мөрәҗәгать итә, әгәр дә проблема зурдан була калса, ярдәмне зур начальниклардан, депутатлардан сорый. Беренче адымны алар, әлбәттә инде, җирле хакимият җитәкчеләренең ишеген шакып ясый башлый.

Министрлардан башлап, урындагы хакимияттә җитәкче вазифалар башкаручы "Единая Россия" партиясе әгъзасы булган барлык җитәкчеләрнең гражданнарны бердәм кабул итү көне - сишәмбе -- моң-зарлы кешеләргә үз борчу-проблемаларын хәл итү өчен бик уңай.

Халык сораулары буенча Бөгелмә муниципаль районы җирлегендә дә махсус кабул итү көне билгеләнгән. Һәр сишәмбе көнне бөгелмәләр үз гөзерләре белән төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләргә керә ала. Бу эштән шәһәр мэры Линар Закиров та азат ителмәгән. Мәсәлән, 19 июль көнне аның белән сөйләшеп, киңәшләшеп алу өчен 4 кеше язылган иде.

-- Бигрәк аз кеше язгансыз дип уйлый күрмәгез. Бу юлы мөрәҗәгать итүчеләр шуның кадәр генә иде. Кайбер вакыт шәһәр башлыгына алдан язылып куючылар саны бер дистәдән арта. Ике ел элек Линар Закиров янына килүчеләр бик күп, алар өч ай алдан язылып куялар иде. Хәзер инде бу сан бермә-бер кимеде, -- ди халыкны кабул итү сораулары буенча гомуми бүлек начальнигы урынбасары Әлфия Рекина.

Бөгелмә халкының проблемалары җитәрлек. Кемнедер -- ОДН мәсьәләсе, кемнедер җир мәсьәләсе борчый.

-- Мөрәҗәгать иткәч, мэр белән очрашуга мине бер атна элек язып куйдылар. Болай тиз итеп аның янына эләгермен дип уйламаган идем. Мин әфган сугышында катнашкан кеше, ташламаларым бар. Балаларым үсеп җитте, шул ташламага нигезләнеп җир алырга йөрим. Шул мәсьәлә буенча килдем бүген, -- ди Рамил Шакиров.

90ны тутырып килүче тыл ветераны, тол калган Фәүзия Латыйпова Чайкина урамында шәхси йортта кызы белән генә яши икән. Йортның түбәсе таушалгач, башка ярдәм кулы сузучылары булмагач, алар хакимияткә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән булганнар. Биредә озак көттермәгәннәр, тиз арада Фәүзия әбинең йорт түбәсен алыштыра башлаганнар.

-- Линар улым, түбәне ачтылар, тик эш бик әкрен бара, яңгыр яугач йортка су үтте. Эш көзгә калмасын инде, -- дип зарланды әби.

Әлеге мәсьәлә буенча Линар Закиров урында ук урынбасарларына шылтыратты һәм аларга сорауны үз контролендә тотачагын әйтте.

-- Фәүзия апа, кайгырмагыз, шушы атнада мин йортыгызны килеп үзем караячакмын. Подряд оешмасына кисәтү ясалыр, -- диде ул.

Халыкны бердәм кабул итү көне республикада инде 16 ел эшләп килә. Гади халыкның хөкүмәт кешеләре, олы җитәкчеләр белән уртак тел табып сөйләшүе, әйтәсе дә юк, күркәм күренеш. Халык моңа ачык күңел белән карый.

-- Нәчәльникләрнең кайсына керсәң дә, ярдәм итәргә әзерләр. Мин сорауларым булу белән төрле инстанцияләргә барып язылам, юридик ярдәм дә алган бар, ишегалдына, юлларга асфальт салу мәсьәләләре белән дә мөрәҗәгать иткәнем булды, бер җирдә дә кире бормыйлар, рәхмәт, -- ди Бәһиҗә Исрафилова.

-- Ә кире борсалар? -- дип сорыйм үзеннән.

-- Нәчәльникләр сорауларны колак яныннан гына уздырса, аларны чеметеп алу юллары да бар бит. Ишетеп белгәнемчә, күпләр интернет аша зарын язып, җавап ала икән алардан. Ниндидер сайт бар, кызым, -- ди ул миңа.

Бәһиҗә апа "Халык контроле" сайты турында сөйли. Чыннан да, әлеге дәүләт хезмәте бөгелмәләр дә генә түгел, ә татарстанлыларда да зур популярлык казанды. 4 ел эчендә биредә 78 мең мөрәҗәгать теркәлгән, шуларның 61 меңе тулысынча уңай якка чишелгән. Димәк, әлеге проект тулы көчкә эшли, дигән сүз. Бөгелмәләр дә июнь аенда "Халык контроле"нә 201 заявка җибәргән. Бүгенге көндә аларның яртысыннан күбесе чишелеш тапкан, ә калганнары -- каралу дәрәҗәсендә. Шунысын әйтеп узарга кирәк, әлеге сайт ярдәме белән татарстанлылар, шул исәптә бөгелмәләр дә хатларын турыдан-туры республика президентына, министрларга һәм депутатларга юллый ала.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: