Бөгелмә авазы

Бөгелмәләр бәйгедә җиңүче

Бөгелмәдә скважиналар өчен чит илләрдән кайтартыла торган җайланмаларны алыштыра торган яңа пакерлар эшләнде - "ТатНИПИнефть" институтында колонналар артына беркетелә, үзеннән үзе тыгызлана торган җиңсәле пакерлар (ЗСМП) уйлап табылды. Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде. Ул ятмалар тирәли утыртылган колонналар составында тиешле продуктны һәм сулыкны аеру өчен кулланыла. Моңа цементның седиментацион тыгызлануы һәм шул...

 

Бөгелмәдә скважиналар өчен чит илләрдән кайтартыла торган җайланмаларны алыштыра торган яңа пакерлар эшләнде - "ТатНИПИнефть" институтында колонналар артына беркетелә, үзеннән үзе тыгызлана торган җиңсәле пакерлар (ЗСМП) уйлап табылды.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Ул ятмалар тирәли утыртылган колонналар составында тиешле продуктны һәм сулыкны аеру өчен кулланыла. Моңа цементның седиментацион тыгызлануы һәм шул хисапка җиңсәләрнең бүртүе исәбенә ирешелә. Нәтиҗәдә, файдалы казылма байлык продуктлары булган ятмалар арасындагы бушлыкларда скважиналарны беркетү ныклыгы арта, сыйфат күтәрелә.

Колонналар арасындагы үзеннән-үзе тыгызлана торган җиңсәле пакер скважиналарны беркеткәндә, үзләштергәндә, эксплуатацияләгәндә, табигый сыеклыкларның (мәсәлән, нефть, суның) югарыга, яисә түбәнгә хәрәкәт итүен туктатып, шул скважиналарның ышанычлылыгын арттыра.

Үзеннән-үзе тыгызлана торган торган җиңсәле пакерлар чит илләрдән кайтартыла торган пакерларны алыштыра ала. Эшләнмә авторлары раславынча, ул торба арасындагы пространствоны аеру эшләренең үзкыйммәтен киметә, чөнки аның үзенең дә үзкыйммәте арзан, аны скважиналарга урнаштыруы да җиңелрәк, димәк, эш вакыты ягыннан да отышлы.

Бу җайланма - бүртә торган элементлар тутырылган җиңсә - аскы яклап конуссыман формалы, каты таҗлы терәккә куелган пакеттан гыйбарәт. Колонна белән бергә скважина кәүсәсе тирәсендәге тиешле аралыкка төшерелгәч һәм цементлау эшләре башкарылгач, таш-цементка һәм скважина стенасына кысрыкланган җиңсә шул скважинадагы сыеклык хисабына бүртә башлый. Шул ук вакытта скважина стенасы белән контакт тыгызлыгы да арта, герметиклык һәм басым хисабына скважина тирәсендәге сыеклыкларның аска-өскә хәрәкәте туктатыла да инде.

Бөгелмә белгечләренең бу уйлап табуы 2015 елда "Татарстан Республикасында иң яхшы илле инновацион идея" бәйгесендә авторларга җиңү китергән проектларның берсе булды.

Реклама хокукында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: