Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләрнең өстәлләре мул булсын!

Гөрләгәннән гөрли ярминкәләр Татарстанда. Һәр районда һәм атна саен көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Бөгелмәлеләр дә бик теләп шәһәрнең үзәк мәйданына агыла. Бәрәңгесен-суганын, кәбестәсен-кишерен, итен-күкәен, сөтен-маен, эремчеген-сырын, балыгын, җиләк-тимешләрен, агач үсентеләрен - һәр нәрсәне алып калырга тырышалар. Бу шимбәдә ярминкәдәге алыш-бирешне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллин да...

Гөрләгәннән гөрли ярминкәләр Татарстанда. Һәр районда һәм атна саен көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Бөгелмәлеләр дә бик теләп шәһәрнең үзәк мәйданына агыла. Бәрәңгесен-суганын, кәбестәсен-кишерен, итен-күкәен, сөтен-маен, эремчеген-сырын, балыгын, җиләк-тимешләрен, агач үсентеләрен - һәр нәрсәне алып калырга тырышалар.

Бу шимбәдә ярминкәдәге алыш-бирешне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллин да күзәтте. Шулай ук, инде өченче атна рәттән, ярминкә мәйданында Бөгелмә поликлиникасы хезмәткәрләре дә эшләде. Теләгән һәр кеше гриппка каршы прививка ясата алды. Әле сигез тулырга өлгермәгән, ә 5 кеше инде вакцинация узган иде.

Рәт булып тезелгән сату урыннарында кулдан бәйләнгән оекбаш-бияләйләр дә күреп алып, сатучы апа янына килдем:

- Әллә үзегез бәйләдегез? - дим.

- Әлбәттә, кыш буе бәйләү белән мәш киләм, яз, җәй, көз исә - бакчада, - ди Тәгъзимә Мәүлиншина /рәсемдә/. - Җиләк-җимешләр дә үземнем бакчадан.

- Бу кадәр эшкә берүзегез ничек өлгерәсез соң? Аны бит әле карап үстерергә дә кирәк, чыгарып сатарга да кирәк.

- Ике малаем бар, алар кечкенәдән эш тәрбиясендә үстеләр. Хәзер инде һәркайсы гаиләле, оныкларым бар. Һәр оныкның бакчада үз участогы. Әтиләре бүлеп биргән. Шул кишәрлекләрне чүп тә чыгармый, корткыч та калдырмый карап торалар, - ди Тәгъзимә апа.

Шулай итеп, үзләрен генә түгел, ә алар үстергән нигъмәтләрне сатып алучыларны да сыйлы итә Мәүлиншиннар гаиләсе.

Ярминкәләр әле ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу шимбәдә ала алмый калган яшелчә-җимешләрне киләсе шимбәдә алып була.

Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: