Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләр ярминкәдә прививка ясаттылар

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитештерүчеләр һәм халык өчен зур чара оештырып килә - республиканың һәр районында көзге ярминкәләр гөрли. Барчасы кышка запас туплау өчен сәламәтлеккә файдалы булган азык-төлек, яшелчә-җимеш һәм башка товарлар алырга ашыга. Ә бөгелмәлеләргә кышка запаска әле гриппка каршы саклану чарасын да тәкъдим итәләр. Гриппка каршы вакцинация...

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитештерүчеләр һәм халык өчен зур чара оештырып килә - республиканың һәр районында көзге ярминкәләр гөрли. Барчасы кышка запас туплау өчен сәламәтлеккә файдалы булган азык-төлек, яшелчә-җимеш һәм башка товарлар алырга ашыга.

Ә бөгелмәлеләргә кышка запаска әле гриппка каршы саклану чарасын да тәкъдим итәләр. Гриппка каршы вакцинация шәһәребездә беренче тапкыр ярминкә мәйданында оештырылды. Инде икенча атна рәттән Бөгелмә поликлиникасы медицина хезмәткәрләре узып баручы халыкка прививка ясатуның әһәмияте, ни өчен аны нәкъ менә вируслы авырулар сезонына кадәр ясату кирәклеге һәм прививка ясаткан кешенең нинди өстенлекләргә ия булуы хакында сөйли. Күчмә прививка пункты янында дефицит товар булгандай чират тезелде. Ике йөз бөгелмәле үзен гриппка каршы коралландырып куйды.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре Бөгелмәдә декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Ә прививка ясату вакцинацияләү сезоны тәмамланганчы мөмкин булачак.

Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: