Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләр! Уяу булыгыз, шомафилар корган тозак ятьмәсенә эләкмәгез!

Мошенниклар эш итә торган бер юл - Интернет челтәре аша. Бүгенге көндә яшәешкә интернет бик тирән үтеп керде. Бөтендөнья челтәре аша эш эзләргә ә, товарлар кайтартырга да, хезмәтләр күрсәтергә дә, сату-алу, түләү эшләре башкарырга да була. Менә шуннан файдаланып, сәүдә оешмалары, предприятиеләр "битлеге" астында, шомафилар үзенең явыз эшен башкара да...

Мошенниклар эш итә торган бер юл - Интернет челтәре аша.

Бүгенге көндә яшәешкә интернет бик тирән үтеп керде. Бөтендөнья челтәре аша эш эзләргә ә, товарлар кайтартырга да, хезмәтләр күрсәтергә дә, сату-алу, түләү эшләре башкарырга да була. Менә шуннан файдаланып, сәүдә оешмалары, предприятиеләр "битлеге" астында, шомафилар үзенең явыз эшен башкара да инде. Кешегә тиз ышанучан гражданнар, тикшерелмәгән сайтлардагы мәгүлүматны чынга ала, акча күчерә һәм... алданганын шунда гына аңлый.

Товар сату, яисә хезмәт күрсәтү турында белдерү бирүчеләргә шылтыраталар да алдан акча түләп куярга теләүләрен белдерәләр. Моның өчен, билгеле, я банк картасының, я саклык кенәгәсенең реквизитлары кирәк була, яисә банкомат янына барып, картаны шунда куярга, билгеле бер саннарны җыярга кушалар. Сез моңа ышанасыз икән, булган акчагыздан колак кактыгыз дигән сүз.

Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Уяу булыгыз, шомафилар корган тозак ятьмәсенә эләкмәгез!

Мошенниклар хакында нинди дә булса мәгълүматыгыз бар икән, 02, 6-95-02, 6-96-02 телефоннары аша эчке эшләр бүлегенең дежур частька шылтыратыгыз (тәүлек әйләнәсенә). Сезнең ярдәм кемнедер бәладән коткарып калырга булышыр.

Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: