Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләр, тату булыйк! Аңлашып яшик!

Чарада катнашкан китапханә кунаклары шәһәребезнең Һади Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясенең 5нче сыйныф укучылары иде.

Хәтерлисезме, күңелләрдә горурлык хисләре уята, бар милләт халыклары да бик яратып тыңлый торган популяр бер җыр бар иде: “Я, ты, он, она – вместе дружная страна, вместе – дружная семья. В слове “мы” – сто тысяч “я”!” Ак, сары, кара тәнлеләрнең, шат йөзлеләрнең, шаян һәм шук кешеләрнең  һәммәсенең дә бар илдә дус-тату яшәве турында сөйли торган җыр иде ул.  

Халыклар дуслыгы китапханәсендә узган “Халкымның мәдәнияте” дип исемләнгән этникара толерантлык тренингы чарасы нәкъ әнә шул җырны тыңлаудан башланып китте.

Әйе, җырда бик матур яңгырый. Ә тормышта хәлләр күпкә катлаулырак. “Дөнья”, “ил”, “шәһәр”, “гаилә”, “мәктәп”, “сыйныф” кебек социаль берәмлекләрдә төрле статустагы, төрле караштагы, төрле диндәге, төрле фикердәге халыкларның һәм кешеләрнең бер “ансамбль” булып берләшеп, гармонияле яшәве зирәклек, бик зур сабырлык, гыйлем, аңлы булуны һәм осталык сорый.  Татулыкта һәм үзара килешеп яшәү өчен һәр кешенең үзара аңлашу, башкаларның хәленә керү, тотнаклылык, юл куя белү, коммуникабельлек, шәфкатьлелек сыйфатларына ия булуы кирәк.

Чарада катнашкан китапханә кунаклары шәһәребезнең Һади Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясенең 5нче сыйныф укучылары иде. башта китапханәче “этникара толерантлык” төшенчәсенә аңлатма бирде, “Мәдәниятләр төрле. Без дә бик төрле-төрле” дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштырды. Аннары балалар үзләре толерантлы аралашу шартларын санадылар,  дуслары турында яхшы сүзләр әйттеләр, кайсы очракларда үзеңне ничегрәк тоту яхшы булачагы турында фикер алыштылар. “Алдыгызда ике юл. Кайсысын сайлыйсыз?” дигән уенда кешенең уңай һәм тискәре сыйфатлары, дөрес һәм дөрес булмаган гамәлләре бик ачык күренде. Нәрсә ул шәфкатьлелек? Көндәлек тормышта гел шәфкатьле һәм яхшы гына булып калу мөмкинме? Бүгенге көндә бу сыйфат актуальме? Әлеге сыйфатка ия булган игелекле кешегә яшәү җиңелме? – Укучылар менә шундый сорауларга җаваплар эзләделәр, фикер алыштылар, бәхәсләштеләр.

Аннары, чараның уеннар өлешенә күчкәч, алып баручы төрле илләрдә, төрле халыкларда сәламләшү тәртибен күрсәтте, сүзләрен атады. Балаларга иң үзенчәлекле сәламләү алымын күрсәтергә тәкъдим ителде. Бик кызыклы һәм файдалы күнегү булып чыкты ул.

Ә соңыннан “хосусыйлык” –“индивидульлекне”, ягъни һәр кешенең үзенә генә хас үзенчәлекләрне аңлый, бәяли белергә һәм хөрмәт итәргә кирәклек турында сөйләштеләр, үзләренең холык-фигылендәге үзенчәлекләрне ачыкладылар. Әйе, кешенең “башкалар кебек үк” булуы начар түгел, әмма хосусый үзенчәлекләргә ия булу, бик мөһим. Һәр шәхес үзенчәлекле булырга тиеш һәм бу шулай да. Һәркем үзенчә гүзәл булган шәхесләрнең коллективта бер-берсен аңлап, бердәм, тату яшәве кешеләрнең рухын тагын да баета, һәммәсен дә яхшылыкка өнди, игелекле булырга өнди. “Толерантлык – үз халкың белән горурлану, шул ук вакытта башка халыкларның традицияләрен, төрле дин тотучыларның гореф-йолаларын, карашларын хөрмәт итү ул.” Безнең Бөгелмәдә күп төрле милләтләр, берничә төрле дин тотучылар үзара килешеп, ярдәмләшеп, уртак максатларны күздә тотып яши, эшли. Яшьләр, балалар да моны аңлап, ни  бәрабәренә ирешелгәнен белеп яшәсен иде” – чара барышында балалар әнә шундый катгый фикергә килделәр. Кешеләрне тикшерергә түгел, ә бәяли белергә кирәк шул.

Айсылу НУРЕТДИНОВА,
китапханәче.

Реклама

Л. Резатдинова фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: