Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләр – Россия чемпионатында

Кырым Республикасының Алушта шәһәрендә Россия студентлары спорт берлегенең бокс буенча ил беренчелеге ярышлары узды. Совет разведчигы Алинә Абденанова истәлегенә багышланган турнирда Татарстан югары уку йортларында укучыларның җыелма командасы составында Бөгелмә "Юность" спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Россия спорт мастеры Шамил Котлубаев та катнашты (49 килограммга кадәрге авырлык категориясендә) һәм вице-чемпион булды. Сүз...

Кырым Республикасының Алушта шәһәрендә Россия студентлары спорт берлегенең бокс буенча ил беренчелеге ярышлары узды. Совет разведчигы Алинә Абденанова истәлегенә багышланган турнирда Татарстан югары уку йортларында укучыларның җыелма командасы составында Бөгелмә "Юность" спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Россия спорт мастеры Шамил Котлубаев та катнашты (49 килограммга кадәрге авырлык категориясендә) һәм вице-чемпион булды.
Сүз уңаеннан, сентябрь аенда Бразилиянең Сан-Паула шәһәрендә бокс буенча студентларның дөнья чемпионаты узачак. Бу юлы әлеге чемпионатка юллама алу юлында бер адымда тукталып калган спортчыбызга һәм аның остазы - тренер М. Котлубаевка киләчәктә дә югары уңышларга ирешүен телибез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: