Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләр Мөселман белем бирү оешмалары укытучыларының Халыкара форумында катнаштылар

Шәһәребез мәчетләре каршында эшләүче курсларда укытучы бөгелмәлеләр башкалабызның "Казан" фәнни-мәдәни үзәгендә узган Мөселман белем бирү оешмалары укытучыларының Халыкара форумында катнаштылар. Әлеге форумны Татарстан Җөмһүрияте Диния Нәзарәте Идел буе Федераль университеты һәм Россия Ислам институты белән берлектә оештырды. Чара 2013 елдан алып үткәрелә һәм мөселманча белем бирү проблемаларын чишү мәйданчыгы булып...

Шәһәребез мәчетләре каршында эшләүче курсларда укытучы бөгелмәлеләр башкалабызның "Казан" фәнни-мәдәни үзәгендә узган Мөселман белем бирү оешмалары укытучыларының Халыкара форумында катнаштылар. Әлеге форумны Татарстан Җөмһүрияте Диния Нәзарәте Идел буе Федераль университеты һәм Россия Ислам институты белән берлектә оештырды. Чара 2013 елдан алып үткәрелә һәм мөселманча белем бирү проблемаларын чишү мәйданчыгы булып тора.

Татарстан Җөмһүрияте Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин форумда катнашучыларга тәбрик сүзе белән чыгыш ясады. Ул педагогларга авыр һәм бик тә кирәкле хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде. "Нинди генә эшне башласак та, мәчет төзү дисеңме, һәр җирдә белем кирәк. Балаларны тәрбияләүдә дә ярату гына җитеп бетми, шулай ук белемле булу мөһим. Аллаһы Тәгалә белемне барлык кыйммәтләргә ирешүнең төп чыганагы дип билгели. Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәр дә әйткән: " Белемле галим яки укучы, тыңлаучы яки галимнәрне яратучы, хөрмәт итүче бул!" Бүген биредә ихтирамга лаек затлар җыелган. Аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә яшьләр һәм өлкән буын кешеләре беренчел дини белем ала", - диде ул.

Бүгенге көндә республикада 1 400 мәчет эшли, аларның күбесе каршында курслар оештырылган. Быелның язында 1 350 укытучыга аттестация үткәрелде. Шуны да ассызыклап үтәргә кирәк, узган 2015 елда гына да мәчет яны курсларында 25 меңгә якын кеше дини белемен күтәргән.

Форумда шулай ук мөфти урынбасары, Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин дә чыгыш ясады. Ул Диния Нәзарәтендә махсус "Мәчет яны курсларында дини тәрбия программасы" эшләнүен хәбәр итте, ул барлык катнашучыларга өләшенде.

Мөгаллимнәр белән очрашуга ТР Дәүләт Советы депутаты, белем бирү, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев килгән иде.

Фикер алышуларда, тәҗрибә уртаклашуда үзләрендәге югары уку йортлары Россия Ислам институты белән хезмәттәшлек итүче илләр вәкилләре катнашты.

Рамил хәзрәт ХӨСНЕТДИНОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: