Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләр кышка запас әзерли

Быелгы ярминкә сезоны ачылды. Шимбә көнне - 10 сентябрьдә шәһәрнең үзәк мәйданына район хуҗалыклары җыелды. Алар 70тән артык иде. Авыл хезмәтчәннәре үзләре җитештергән товарны шәһәр халкына тәкъдим итте. Товарның ниндие генә юк! Җиләкҗимеш, бәрәңге, кәбестә, чөгендер, суган, ит - барысы да мулдан. Әле сәгать сигез дә тулмаган, ә мәйданда инде...

Быелгы ярминкә сезоны ачылды. Шимбә көнне - 10 сентябрьдә шәһәрнең үзәк мәйданына район хуҗалыклары җыелды. Алар 70тән артык иде. Авыл хезмәтчәннәре үзләре җитештергән товарны шәһәр халкына тәкъдим итте. Товарның ниндие генә юк! Җиләкҗимеш, бәрәңге, кәбестә, чөгендер, суган, ит - барысы да мулдан. Әле сәгать сигез дә тулмаган, ә мәйданда инде алма төшәрлек тә урын юк иде. Һәр палатка яки машина янына озын чират тезелгән. Азык-төлекнең бәясе дә түзәрлек. Мәсәлән, сыер итенең 1 килограммын 240 сумнан саттылар. - Бүгенге ярминкәгә 11 түшкә дуңгыз, 7 түшкә сыер ите чыгарылды. Алар барысы да чалу пунктларында санитария экспертизасы үтте, - ди Бөгелмә ветеринария бүлеге начальнигы Ринат Ризванов. Иң күп чират - кәбестә белән бәрәңге янында. Аны ярминкәгә карабашлы Руслан Фәтхетдинов алып килгән. - Һава торышы эссе булса да, бездә уңыш начар түгел. Сатуга дип бәрәңге, кәбестә үстердек. Килограммын 12 сумнан тәкъдим итәбез, халык бик теләп ала, - ди Руслан. Ярминкәдәге товарны карап бетереп булмый. Менә бал сатып торучы Семен Балаев янына киләм. Банкаларга салган бал белән беррәттән мунча себеркеләре дә бар: имәннеке дә, каенныкы да. - Былтыр себеркеләрне күбрәк әзерләгән идем, быел бермә-бер азрак. Күбрәк бал кортларын көйләдем, урманга барып йөрергә вакытым аз калды. Шуңа күрә бу турыда бөгелмәлеләргә дә әйтәсем килә. Себерке кирәк булса, бүгеннән сатып алсыннар, аларга сорау зур, - ди Семен ага. Халык фикере бүгенге ярминкәнең төп бәясе булып торды. Бер үк вакытта сәүдә оештырылышын махсус комиссия дә тикшерде. - Ярминкәдә тәкъдим ителгән товарларга, чыннан да, сорау зур. Халык кышка запас әзерли. Бүген бу - беренче ярминкә. Без аларны атна саен үткәрергә булдык, халык шуны таләп итә, - ди Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллин. Әлеге комиссия янына килеп, халык үзен борчыган сорауларны да бирде. Мәсәлән, Любовь Батырова ярминкәгә тирес эзләп чыккан. - Мин Лобачевский урамында шәхси йортта яшим, үзебезнең бакчабыз бар. Ярминкәне урап чыктым, былтыргы кебек тирес сатучыларны күрмәдем. Быел шул эш оештырылырмы икән? - дип сорау бирде әлеге ханым. Аның телефонын урында ук язып алдылар, тирес сатучы булса, бу турыда Любовь Батыровага авыл хуҗалыгы идарәсеннән хәбәр итәчәкләр. Бер көн эчендә Бөгелмә районының авыл хезмәтчәннәре 2 миллион 200 мең сум табыш алды.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: