Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләр, “Интернетка рәхмәт – 2018” конкурсында катнашыгыз

Хөрмәтле бөгелмәлеләр!

Сезне  IV Бөтенроссия  “Интернетка рәхмәт – 2018” пенсионерларның компьютер өйрәнүдә шәхси казанышлары конкурсында катнашырга чакырабыз.

Конкурста катнашыр өчен www.azbukainterneta.ru/konkurs сайтында гариза калдырырга кирәк. Шунда ук конкурс эшен – бәйге номинацияләренә бәйле рәвештә эссе һәм фото теркәргә кирәк.

Бәйге номинацияләре:

– gosuslugi.ru порталы: минем тәҗрибәм.

– Минем интернет – казанышларым.

– Интернет – эшмәкәр, интернет – эш бирүче.

– Минем җәмәгать интернетым – инициатива.

Конкурс эшләре 9 октябрьгә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне бәйге комиссиясе билгелиячәк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: