Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләр “Георгий тасмасы” Бөтенроссия акциясенә кушылды

Бөгелмәлеләр "Георгий тасмасы" Бөтенроссия акциясенә кушылды. Үткән ел волонтерлар акция барышында 20 миллионнан артык Георгий тасмасы тараткан булган. Бөгелмәдә әлеге бурыч яшьләр оешмалары вәкилләренә, шул исәптән, Яшь гвардиячеләргә йөкләнгән. "Мин истә тотам! Мин горурланам!" шигаре астында үткәрелүче әлеге акция 2005 елдан бирле оештырылып килә. Аның төп максаты - яшь буынга...

Бөгелмәлеләр "Георгий тасмасы" Бөтенроссия акциясенә кушылды. Үткән ел волонтерлар акция барышында 20 миллионнан артык Георгий тасмасы тараткан булган. Бөгелмәдә әлеге бурыч яшьләр оешмалары вәкилләренә, шул исәптән, Яшь гвардиячеләргә йөкләнгән.

"Мин истә тотам! Мин горурланам!" шигаре астында үткәрелүче әлеге акция 2005 елдан бирле оештырылып килә.

Аның төп максаты - яшь буынга канлы сугышта җиңүнең нинди олы бәягә яулануын, кемнәрне истә тотарга, кем белән горурланырга тиешлегебезне искәртеп тору.

Георгий тасмасы 17 нче гасыр ахырыннан башлап югары хәрби бүләк - Изге Георгий орденының бер өлеше ул. Бөек Ватан сугышы вакытында ул Дан орденын бизи, дип хәбәр ителә акция сайтында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: