Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләр, “ЭкоЯз-2017” республика бәйгесендә катнашыгыз

Республикада "ЭкоЯз - 2017" бәйгесе игълан ителде. Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы өмәләрдә иң актив катнашучылар өчен конкурс үткәрә. Санитар-экологик икеайлык буенча игълан ителгән "ЭкоЯЗ" бәйгесенең максаты - Татарстан Республикасында экологик культура булдыру, халыкта әйләнә-тирә мохиткә карата сак караш тәрбияләү. Бәйге "Экомәктәп", "Эковуз", "Экогаилә", "Экопредприятие", "Экобалалар бакчасы", "Экоҗәмгыять", "Экоүзәк",...

Республикада "ЭкоЯз - 2017" бәйгесе игълан ителде.

Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы өмәләрдә иң актив катнашучылар өчен конкурс үткәрә. Санитар-экологик икеайлык буенча игълан ителгән "ЭкоЯЗ" бәйгесенең максаты - Татарстан Республикасында экологик культура булдыру, халыкта әйләнә-тирә мохиткә карата сак караш тәрбияләү. Бәйге "Экомәктәп", "Эковуз", "Экогаилә", "Экопредприятие", "Экобалалар бакчасы", "Экоҗәмгыять", "Экоүзәк", номинация­ләрендә үткәрелә.

Аның кысаларында тирә-юньне санитар чистарту, флэшмоблар үткәрү, агачлар утырту, сыерчык оялары ясау, экологик дәресләр уздыру, табигатькә багышланган шигырьләр, җырлар иҗат итү, шимбә өмәләре вакытында фото, видео төшерү һәм аны социаль челтәргә урнаштыру күздә тотыла.

Теләге булган барлык бөгелмәлеләрне әлеге бәйгедә катнашырга чакырабыз. Номинацияләр буенча башкарылган эшләрне 5 майга кадәр Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының торак-коммуналь хезмәт, транспорт һәм юл хуҗалыгы бүлегенә (102 бүлмә) юлларга кирәк. Адресы: Гафиятуллин урамы, 7 нче йорт. Белешмәләр өчен телефон: 4-38-65 (эчке 141). Кабул ителгән эшләр, республика күләмендә җиңүчеләрне билгеләү өчен, Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына юлланачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: