Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләр булдыра! (+ФОТО)

29 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр Чаллы шәһәрендә дзюдо буенча Бөтенроссия турниры үтте. Ул КамАЗ заводы бүләкләренә оештырылды. Спорт чарасында илнең төрле регионнарыннан 2001-2002 елгы 252 малай һәм кыз катнашты. Бөгелмәнең "Факел" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. 90 килограммнан артык гәүдә авырлыгында Павел Кислинский (5 мәктәп) 1...

29 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр Чаллы шәһәрендә дзюдо буенча Бөтенроссия турниры үтте. Ул КамАЗ заводы бүләкләренә оештырылды. Спорт чарасында илнең төрле регионнарыннан 2001-2002 елгы 252 малай һәм кыз катнашты. Бөгелмәнең "Факел" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. 90 килограммнан артык гәүдә авырлыгында Павел Кислинский (5 мәктәп) 1 нче урын яулап, алтын медальгә лаек булды. 60 килограммга кадәр гәүдә авырлыгы категориясендә 2 нче урында - Данил Золотухин (11 мәктәп).

Спортчыларны Илдар Фәттәхов тәрбияли.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: