Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләр – Алабуга ярминкәсендә

2008 елны, 70 еллык паузадан соң, Алабугада Спас ярминкәсе яңадан торгызыла. Менә инде унынчы тапкыр Россия күләмендәге чарага халык сәнгать эшләре осталары, профессиональ һәм үзешчән җырчы-артистлар, биючеләр, музыкантлар, чаң сугучылар җыелды. Ярминкә кунаклары игътибарына кулдан эшләнгән уенчыклар, тартмачыклар, хохлома сурәте төшерелгән агач савыт-саба, татар халкының традицион тире мозаикасы, "ырынбур" шәлләре...

2008 елны, 70 еллык паузадан соң, Алабугада Спас ярминкәсе яңадан торгызыла. Менә инде унынчы тапкыр Россия күләмендәге чарага халык сәнгать эшләре осталары, профессиональ һәм үзешчән җырчы-артистлар, биючеләр, музыкантлар, чаң сугучылар җыелды. Ярминкә кунаклары игътибарына кулдан эшләнгән уенчыклар, тартмачыклар, хохлома сурәте төшерелгән агач савыт-саба, татар халкының традицион тире мозаикасы, "ырынбур" шәлләре һәм "посад" яулыклары һәм башкалар тәкъдим ителде.

Бөтенроссия фестивале барышында кыңгырау шалтырату, фольклор һәм профессиональ иҗат коллективларының чыгышы, мастер-класслар уздыру бәйрәмнең гореф-гадәтләренә әверелде. Быел беренче тапкыр биредә Татарстан республикасының музейлар урамы эшләде. Россиянең нәсел утарлары һәм су фонарьлары фестивальләре ярминкәнең тагын бер яңалыгы булып торды.

Бөгелмә муниципаль районының "Үзәкләштерелгән район клублар системасы" хезмәткәрләре Е.А. Егорова (Наратлы), Н.В. Игнатьева (Андреевка), Л.Н. Клементьева (Кече Бөгелмә), О.В. Миронова (Зеленая Роща), Р.Х. Кашапова (Иске Исаково) X Бөтенроссия Спас ярминкәсендә кул эшләре белән катнашты. Бозым һәм күз тиюдән саклый торган бөтиләр, чүпрәктән эшләнгән курчаклар, сувенирлар, топиарии, канзаши стилендә һәм бисердан эшләнгән әйберләр һәм башкалар тәкъдим ителде. Ярминкәдә катнашучылар юбилей Дипломнары белән бүләкләнде.

Л. Клементьева, Кече Бөгелмә авылы мәдәният йорты хезмәткәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: