Бөгелмә авазы

Бөгелмәле Сергей Буслаев терлекчелек буенча проектын тормышка ашыру өчен грант алган.

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге, авыл җирендә крестьян-фермерлык хуҗалыкларының (КФХларның), кече һәм урта эшмәкәрлекнең милек формаларын үстерүгә зур игътибар бирә.

Яңа эш башлаучы эшмәкәрләргә ташламалар бирелә, күп кенә программалар һәм төрле юнәлешләр буенча дәүләт ярдәме күрсәтелә, нәтиҗәдә, соңгы вакытта авыл хуҗалыгы предприятиеләре саны шактый арткан. Бөгелмә районында игенчелек, терлекчелек, җиләк-җимеш культуралары һәм товарлыклы балык җитештерү – уңышлы үсештә.

Үз язмышларын авыл хуҗа-лыгы белән бәйләргә карар кы-лучыларның берсе – Сергей Буслаев. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул киң профильле тракторчы-машинист белгечлеген ала. Төрле категорияле автомобильләр, комбайн һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы белән җиңел идарә итә. Элеккеге "Урал" совхозы кырларында берничә ел хезмәт куя. Аннары шәһәргә күчеп килә һәм шәхси хуҗалыгында эшли башлый. Йорт куяннары үрчетә. Ишегалдында берничә баш мөгезле эре терлек асрый. Кәҗә сөтеннән гадәти булмаган сыр әзерли. Әлеге сыйфатлы продукция гаилә өстәленә бара, ә артыгы – туганнарына һәм дусларына. Тавык-чебеш үстерә, ә менә мөгезле эре терлек асрау турында уйламый. Моңа Сергейның финанс мөмкинлекләре дә булмый.

– Терлекчелек тармагын үстерү-гә юнәлдерелгән "Яшь фермер" республика программасы, авыл эшмәкәрлеген алып бару шартларын яхшыртуга һәм матди-техник базаны яңартуга грант алырга мөмкинлек булуы турында ишеттем. Конкурска гариза бирү теләге туды, – дип сөйли Сергей Буслаев. – Кирәкле документларны җыйдым һәм бизнес-план төзедем. Аны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хупладылар. Мин конкурс сайлап алуында җиңүчеләр арасына кердем һәм терлекчелек юнәлеше проектын гамәлгә ашыру өчен грант оттым. Шул ук вакытта ун процентына шәхси акчаларымны кертергә туры килде. Хәзер кресть-ян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы булып торам. Дәүләт биргән акчага смета буенча кыска вакыт эчендә мөгезле эре терлекләр өчен заманча ферма төзергә һәм 50 баш савым сыеры сатып алырга кирәк. Шулай ук эшкә терлекче һәм машина белән сыер саву операторын алырга кирәк. Килешү шартлары буенча сөт җитештерүне тулысынча эшләтеп җибәрү киләсе ел ахырына тәмамланырга тиеш. Әмма без эшне якын арада башлап җибәрергә ниятлибез.

Савым көтүебез бар инде, әлегә ул карантинда. Сыерларны эшмәкәр Ирина Сардинаның крестьян-фермерлык хуҗалыгы терлекчелек бинасына урнаштырырга планлаштырабыз, әлбәттә, ул каршы килмәсә. Сүз уңаеннан, авыл хуҗалыгын ничек алып барырга икәнлеген мин аңардан өйрәндем. Нәкъ менә аның үрнәгендә фермерлык белән шөгыльләнергә булдым. Иң мөһиме, иренмәскә, эшләргә, үз эшеңне яратырга кирәк, шул чакта нәтиҗәсе дә булачак.

Яңа эш башлап җибәргән фермерга матди-техник базаны тагын да ныгытырга кирәк. Бүгенге көндә аның карамагында 114 гектар сөрүлек җирләр бар, ул анда күпьеллык үләннәр, шулай ук фураж өчен бөртекле культуралар үстерә. Тракторы да, аңа җиһазлары да бар, әммә киләчәктә тагын да күбрәк техника алу, эшче көчләр яллау күздә тотыла. Ә әлегә, азык әзерләү һәм урып-җыю чорында, ул кешеләрне килешү буенча җәлеп итеп эшли.

Сергейның киләчәккә планнары – сөт җитештерүдән тыш, иткә үгезләр симертү белән дә шөгыльләнү. Моның өчен төрле үлән чәчәргә өстәмә сөрүлек җирләр булдыру, яхшы азык базасы кирәк. Авыл эшкуары сөт эшкәртү өчен җиһазлар сатып алырга һәм каймак, эремчек, сыр җитештерә башларга да планлаштыра. Берничә крестьян-фермерлык хуҗалыгының ресурсларын берләштереп, авыл хуҗалыгы кооперативын булдыру турында хыяллана.

Рөстәм БАРИЕВ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: