Бөгелмә авазы

Бөгелмәле-республиканың иң яхшы төзүчеләре арасында

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык төзүчеләрен һөнәри бәйрәмнәре – Төзүчеләр көне белән котлады

Казанда Төзүчеләр көненә багышланган тантана Корстон КСККда узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы районнары башлыклары һәм башка рәсми затлар катнашты.

Һөнәрнең иң күренекле вәкилләренә лаеклы бүләкләр тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында – Жилсервис Бөгелмә төзелеш компаниясе директоры Радик Галиуллин.

Тантаналы чарада катнашучыларга – Татарстанның төзелеш оешмалары вәкилләренә сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Республиканың төзелеш корпусы – регионда тормышка ашырыла торган бурычларга һәм проектларга бәйле рәвештә, якынча 80-90 мең кеше.

Узган елда төзү-монтаж эшләре күләме 350 млрд. сум тәшкил итте, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, Сезгә республика икътисады үсешенә зур өлеш кертүегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бу сәнәгать, социаль-мәдәни объектлар төзелеше дә. Бүген Татарстанда социаль-мәдәни өлкә объектларын төзүдә генә дә 40лап программа гамәлгә ашырыла.

Татарстанда яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән социаль инфраструктура булдыруда милли проектларны тормышка ашыру да зур ярдәм күрсәтә. Барыннан да элек, бу - торак төзү, җәмәгать урыннары булдыру, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү.

Татарстан Президенты төзелеш оешмалары җитәкчеләренә, барлык төзелеш коллективлары вәкилләренә рәхмәт сүзләре җиткерде. Ул төзелеш тармагының барлык хезмәткәрләренә сәламәтлек һәм иминлек, республика иминлеге өчен яңа үрләр яулауларын теләде, дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 

ТР Президенты Матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: