Бөгелмә авазы

Бөгелмәгә “Ярдәм” милли Ислам хәйрия фонды вәкилләре килде

21 сентябрь көнне шәһәребезгә эшлекле визит белән "Ярдәм" милли Ислам хәйрия фонды вәкилләре килде. Алар "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә булып, анда сөйләшүләр алып бардылар, эшлекле элемтәләр урнаштырдылар. Аннары Бөгелмә үзәк мәчетендә югары уку йортлары филиаллары студентлары белән очрашу узды. Татарстан җәмһүрияте Диния Нәзарәте мөфтие урынбасары, "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы, "Ярдәм" хәйрия фонды...

21 сентябрь көнне шәһәребезгә эшлекле визит белән "Ярдәм" милли Ислам хәйрия фонды вәкилләре килде.

Алар "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә булып, анда сөйләшүләр алып бардылар, эшлекле элемтәләр урнаштырдылар. Аннары Бөгелмә үзәк мәчетендә югары уку йортлары филиаллары студентлары белән очрашу узды.

Татарстан җәмһүрияте Диния Нәзарәте мөфтие урынбасары, "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы, "Ярдәм" хәйрия фонды җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитов җыелган халыкны видеороликлар ярдәмендә кыскача гына фондның эшчәнлеге белән таныштырды.

2007 елда оештырылган "Ярдәм" милли Ислам хәйрия фондының төп максаты - социаль яктан якланмаган кешеләргә, инвалидларга, ялгыз калган өлкәннәргә, күрү буенча инвалид булган кешеләргә, чит шәһәрләрдән килеп укучы студентларга ярдәм күрсәтү. Фонд үзенең эшен өч юнәлештә алып бара, аның өч структур подразделениесе бар: сукырлар өчен "Ярдәм" тернәкләндерү үзәге (Россиядә бердәнбер күрү буенча инвалидларны тернәкләндерү-укыту үзәге булып тора); сукырлар өчен "Нур" нәшрият үзәге (Россиядә биредә генә Луи Брайль системасы буенча Ислам әдәбияты һәм шулай ук Ислам аудио-китаплары басыла); "Икрам" социаль ярдәм үзәге (биредә аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен тормыш-көнкүреш кирәк яраклары әзерләнә). "Бөгелмәдән дә "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгенә килүчеләр байтак, алар бушлай рәхәтләнеп сәламәтлекләрен ныгыталар, Брайль системасы буенча Коръән укырга өйрәнәләр", - ди Илдар хәзрәт.

Тумыштан инвалид-колясочник Лилия Сәлахетдинованың чыгышын студентлар әсәрләнеп тыңладылар. Бернинди авырлыкларга да карамастан, Лилия туташ - тормышта үз юлын, кыйбласын табып, тирә-юньдәгеләргә матурлык орлыклары сибүче, ике шигырьләр җыентыгы бастырып чыгарган. Аларның күбесен композиторларыбыз көйгә дә салган.

Үзгәртергә иде язмышларны,
Алып атып барлык кайгысын!
Чистартырга иде җир йөзеннән
Кешеләрнең кара җанлысын!

Үзгәртергә иде язмышларны,
Яңабаштан башлап барысын!
Агартырга иде бу дөньяны,
Һич калдырмый кара тапларын,

- дип язса бер шигырендә, икенче юлларында ул безгә төпле-акыллы киңәшләрен дә бирә кебек:

Кешеләр табыша, күбебез кавыша,

Барысы да була - ничек язмыш куша.
Бәхетле итәргә нәни сабый туа,
Ләкин кайчагында таркала бары да.


Бөек күктә, дибез, никахлар языла.
Күрәсең, анда да каләм очы сына.
Аерылу-кавышу гадәти барсы да,
Тик, кеше, син уйла, юл куйма ялгышка.

Очрашу студентлар өчен бик тә файдалы булгандыр дип уйлыйм. Чөнки мисалларда һәм үз күзләре белән яшьләребез бик тырышканда һәм үз-үзеңә олы максат куйганда барысына да ирешергә була икәненә чын күңелдән инандылар һәм, иң мөһиме, тирә-юнебездәге ярдәмгә мохтаҗларга битараф булмаска, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә, булышырга кирәклегенә төшенделәр алар.

Әлфия МОСТАФИНА.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: