Бөгелмә авазы

Бөгелмәдән булачак фельдшер беренче тапкыр тавыш бирүдә катнашты

Павел Артемьев билгеләп үткәнчә, тавыш бирү, пандемия шартларында, гадәти булмаган форматта уза.

Бүген, 1 июльдә, бөтен ил буенча РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча  тавыш бирү уза.

Бөгелмә егете Павел Андреевич Артемьев Бөгелмәнең 4нче мәктәбендә урнашкан сайлау участогына беренче тапкыр тавыш бирергә килде. Ул медицина училищесы студентыбулачак фельдшер. Участокка кергәндә үк Павелның температурасын үлчәделәр, герметик пакетта бер тапкыр кулланыла торган битлек, пирчәткәләр һәм ручка бирделәр, аннары ул үз фикерен белдереп, бюллетеньне тартмага салды.

«Тавыш бирү вирус аркасында гадәти булмаган форматта уза. Беренче тапкыр дистанция сакларга кирәклеген күрәм, әмма пандемия шартларында бу дөрес куркынычсызлык чараларының берсе», диде Павел Артемьев.

Аның фикеренчә, һәр тавыш мөһим илебезнең киләчәге шуңа бәйле.

– Мин Россиядә яшим һәм миңа бу илдәге хәлләрнең нинди булуына битараф кала алмыйм. Шуңа күрә тавыш бирергә килдем дә, - дип тәмамлады сүзен студент.

Исегезгә төшерәбез, бүген – Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең соңгы көне. Сайлау участоклары, “Роспотребнадзор” кагыйдәләрен үтәп, кичке 8гә кадәр эшли.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: