Бөгелмә авазы

Бөгелмәдәге төзелеш объектларын тикшерү

"Төзелеш чәршәмбесе" кысаларында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров атна саен төзелеш объектларын, капиталь ремонт ясала торган йортларны карарга чыга. Биредә ул эш барышы белән таныша, графиктан калышу-калышмауны тикшерә. Быел Җиләк-җимеш питомнигында яңа клуб төзиләр. Ул инде 60 процентка әзер: стеналары төзелеп, түбәсе ябылган. Хәзерге вакытта "УРСЖ" җәмгыяте төзүчеләре эчке...

"Төзелеш чәршәмбесе" кысаларында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров атна саен төзелеш объектларын, капиталь ремонт ясала торган йортларны карарга чыга. Биредә ул эш барышы белән таныша, графиктан калышу-калышмауны тикшерә.

Быел Җиләк-җимеш питомнигында яңа клуб төзиләр. Ул инде 60 процентка әзер: стеналары төзелеп, түбәсе ябылган. Хәзерге вакытта "УРСЖ" җәмгыяте төзүчеләре эчке эшләр белән мәшгуль, клубның эчен штуркатурлау, түшәм ясау, инженер коммуникацияләрен кертү белән шөгыльләнә. Мәдәният йорты август аена әзер булырга тиеш.

Быел авария хәлендәге йортта яшәүчеләр һәм социаль ипотека буенча фатир көтүче 38 гаиләнең хыялы тормышка ашачак. Алар өчен дип "Сельхозтехника" районында йорт төзиләр. 2016 елда төзелә башлаган йорт август азагында эксплуатациягә тапшырылырга тиеш. Хәзер анда фассадны җылыту, түбә ясау процессы бара.

--Эчке эшләргә тәрәзә-ишекләр куйгач керешәчәкбез, -- ди "Стройсервис" җәмгыяте директоры Анатолий Красильников.

Линар Закиров капиталь ремонт баручы йортларны да карап чыкты. Фрунзе урамындагы урнашкан 1, 2, 3 нче йортларны төзекләндерүгә "Нефтяник" идарәче компаниясе алынган. Программа нигезендә йортларның түбәсе, инженерлык коммуникацияләре алыштырыла, фассады яңартыла.

Урамда йортлар карап йөргән мэр янына:

--Сезгә мөрәҗәгать итеп буламы?-дип бөгелмәлеләр дә килеп җитте. Хатын-кызлар Радищев урамының 12 нчейортыннан икән. Берничә ел элек аларның йорты да капиталь ремонт нигезендә төзекләндерелгән. Түбәләре сыйфатлы итеп ясалмаган булу сәбәпле, югары катта фатирларга су үтә башлаган. Ремонтны шушы ук "Нефтяник" идарәче компаниясе төзүчеләре ясаган булган. Әлеге проблема белән танышканнан соң Линар Закиров:

--Фрунзе урамындагы йортларны төзекләндереп бетергәч, бу йорт түбәсен дә ремонтлагыз, халык зарланмасын. Бу эшне үз җаваплылыгыма алам, -- дип "Нефтяник" идарәче компаниясе директоры алдына таләп куйды.

Моннан тыш, Линар Закиров Радищев урамындагы 14 һәм 18 нче йортларда барган эшкә дә күз салды. Аннан соң 12нче балалар бакчасына керде. Анда да капиталь ремонт бара. Моннан тыш, Бөгелмәдә тагын 3 мәктәпкәчә уку учреждениесе төзекләндерәләчәк.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: