Бөгелмә авазы

Бөгелмәдәге хәлләрне кайгыртучы ул

31 май көнне ТР Дәүләт советы депутаты Рифнур Сөйләманов чираттагы тапкыр бөгелмәлеләрне кабул итте. Халык депутатка төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләрен җиткерде. Ул райондашларыбызны игътибар белән тыңлады, һәр мәсьәләнең асылына төшенергә тырышты. "Татфондбанк" мәсьәләсе халыкның үзәгенә үткән. Әлеге проблема Валентина Угодинаны да читләтеп узмаган. Аның күп суммадагы акчасы банк банкротка әйләнгәч,...

31 май көнне ТР Дәүләт советы депутаты Рифнур Сөйләманов чираттагы тапкыр бөгелмәлеләрне кабул итте. Халык депутатка төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләрен җиткерде. Ул райондашларыбызны игътибар белән тыңлады, һәр мәсьәләнең асылына төшенергә тырышты.

"Татфондбанк" мәсьәләсе халыкның үзәгенә үткән. Әлеге проблема Валентина Угодинаны да читләтеп узмаган. Аның күп суммадагы акчасы банк банкротка әйләнгәч, юкка чыккан.

--Мин пенсионер инде, гомер буена җыйган акчам шунда калды, ярдәм итә алмассызмы? Минем балигъ булмаган балам да бар, үзем авырыйм. "Сбербанк"ка гариза язган идем, һаман да җавап юк, -- дип борчылып, депутаттан ярдәм сорады ул.

Зеленая Рощадан килгән Сергей Колесниковны күпбалалы гаиләләргә йорт төзергә бирелгән җирдә юл булмавы борчый. Елена Шульгина да шундыйрак сорау белән килгән.

-- Гафиятуллин урамының 12 нче йорты ишегалдында асфальт юк. "Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты"на мөрәҗәгать иттек, файдасы булмады. Ишегалдыбызда йөреп булмый. Берар чарасын күрә алмассызмы? - ди ул.

Моннан тыш бөгелмәлеләр депутатка татар зиратыныж ташландык хәлдә булуы турында да хәбәр итте.

-- Депутат буларак мин айга бер тапкыр шундый очрашулар алып барам. Моның өчен Казаннан Бөгелмәгә махсус киләм. Очрашуларда күп төрле мәсьәләләр күтәрелә. Юллар, төзелеш, социаль өлкә, авыл хуҗалыгы, медицина юнәлешләренә кагылышлы сорауларны да тыңлыйбыз. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый. Халык белән аралашуның максаты да -- аларның гозерләрен, теләкләрен тыңлау,-- диде очрашу азагында Рифнур Сөләйманов.

Бу көнне депутат белән очрашуга килгән дистщдщн артык кеше үз проблемаларының чишелешенә ышаныч алды. Алар:

--Рифнур Сөләйманов бик яхшы кеше, бик җылы кабул итте, -- дип чыкты аның кабинетыннан. Халык белән очрашуның киләсесе июнь аенда булачак.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: