Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә зур этнографик диктант узачак

“Зур этнографик диктант” Бөтенроссия акциясе Россия Федерациясенең һәр субъектында 1 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне алдыннан узачак.

Диктантта, белем алуга, социаль яклауга, дин тотуга һәм гражданлыкка карамастан, рус телен белүче Россия һәм чит ил кешеләре катнаша ала. Яшь буенча чикләүләр юк.

Диктант халыкның этнографик грамоталылыгын, аларның Россиядә яшәүче халыклар турындагы белемнәрен бәяләргә мөмкинлек бирәчәк. Ул этникара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүдә мөһим урын алып торган фән буларак этнографиягә игътибар җәлеп итәчәк.

Диктант биремнәре 30 сораудан торачак:20 сорау – барлык һәм 10 регион өчен уртак, һәр субъект өчен уникаль. Диктант язу өчен катнашучыларга 45 минут вакыт бирелә. Барлык биремнәрне үтәү өчен максималь баллар суммасы-100.

Нинди дә булса сәбәпләр аркасында төбәк мәйданчыкларында белемнәрен тикшерә алмаган кешеләр өчен Зур этнографик диктант сайтында www.miretno.ru онлайн-тест оештырылачак.

Өстәмә мәгълүмат 8(85594)6-65-81 телефоны буенча

Шарапова Наилә Мәгъсүм кызы – Җирлекара үзәк китапханә муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе директоры

Бөгелмә шәһәрендә мәйданчыкны үткәрү урыннары:

  1. В. Г. Тимерясов исемендәге Казан инновацион университеты" ВБО Бөгелмә филиалы, Бөгелмә шәһәре, Гафиятуллин урамы, 23 йорт

 (1 ноябрь, катнашучыларны теркәү 10.30 дан 11.00 сәгатькә кадәр, диктант 11.00 дә башлана)

Зур этнографик диктант ны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештыра.

Мәйданчык белән Бөгелмәдә МЦБ МБУКнең рәсми сайтында танышырга мөмкин http://lib.bugulma.ws/

 

Ирина ТӨХВӘТУЛЛИНА,

китапханә маркетингы бүлеге мөдире һәм инновацион методик эш буенча

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: