Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә “Зəйтүнə – IV” милли фестивале уздырыла

13 мартта, якшəмбе көнне, Бөгелмə Татар мəдəният үзəгендə мөнəҗəтлəр əйтү буенча "Зəйтүнə - IV" милли фестиваль уздырыла. Чара сəгать 10да башлана. Аны оештыручылар: Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния Нəзарəте, Бөгелмə шəһəре һəм районы мөхтəсибəте, шəһəребезнең Татар мəдəният үзəге. Фестивальнең максаты: республика халыклары арасында татар мөселман традициялəрен, Хəнəфи мəзһəбен популярлаштыру; җəмгыятьтə экстремизм...

13 мартта, якшəмбе көнне, Бөгелмə Татар мəдəният үзəгендə мөнəҗəтлəр əйтү буенча "Зəйтүнə - IV" милли фестиваль уздырыла. Чара сəгать 10да башлана. Аны оештыручылар: Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния Нəзарəте, Бөгелмə шəһəре һəм районы мөхтəсибəте, шəһəребезнең Татар мəдəният үзəге. Фестивальнең максаты: республика халыклары арасында татар мөселман традициялəрен, Хəнəфи мəзһəбен популярлаштыру; җəмгыятьтə экстремизм күренешлəре таралуны булдырмау һəм катнашучыларның үзара дустанə мөнəсəбəтен тудыру. Фестивальдə катнашу өчен заявкаларны 10 мартка кадəр түбəндəге адрес буенча җибəрергə була: Краснослободская, 68. Электрон почтага салырга мөмкин: riad-rafi s@mail.ru. 8(85594)4-16-98; 8-937-577-37-24 телефоннарына шылтыратып, фестивальнең положениесе белəн таныша аласыз. Конкурс материалларына һəм катнашучыларга аерым талəплəр дə куелган. Һəр башкаручы 3 - 4 минутлык бер мөнəҗəт əйтə, ансамбльдə 2дəн алып, 8гə кадəр кеше була ала, ялгыз башкаручылар һəм ансамбльлəр мөнəҗəтлəрне a capella (музыка коралларыннан башка) башкарырга тиеш. Һəр районга 15 - 20 минут вакыт бирелəчəк. "Ялгыз башкаручылар" номинациясендə яшь төркемнəре: кече төркем - 7 яшьтəн алып, 12 яшькə кадəр; урта төркем - 13 - 17 яшьлеклəр; өлкəн төркем - 18 - 35 яшьтəгелəр. "Ансамбль" номинациясендə ике яшь төркеме: мəктəп яшендəгелəр; 18 - 35 һəм өлкəнрəклəр. Жюри башкаручыларны 10 баллы система буенча бəялəячəк. Призлы урыннар алган җиңүчелəргə кыйммəтле бүлəклəр тапшырылачак. Оештыру мəсьəлəлəре буенча 8-937-577-37-24 яки 8(85594) 4-16-98 телефоннарына шылтыратып, белешмə алырга була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: