Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә юллар чистартыламы?

Бөгелмәдә урам юлларын чиста тоту эше җаваплылыгы чикләнгән "Дорремстрой" җәмгыятенә йөкләнгән.Аның карамагында 15 берәмлек кар җыю техникасы бар. Ә менә ишегалларына идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре хуҗа.


Моннан тыш, "Буран" планы кертелү ихтималы була калса, шәһәр урамнарын чистартуга 43 предприятие һәм оешма җәлеп ителергә мөмкин. Автотранспорт һәм юллар хуҗалыгы предприятиеләрендәге диспетчерлык хезмәтләрендә һәм юлларны кардан арындыру эшенә җәлеп ителгән предприятиеләр бригадаларында тәүлек әйләнәсенә дежур тору оештырылган.
2016 елның 13 гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, 9 берәмлек техника шәһәрнең Югары поселок, Кирпеч заводы районнарында һәм Кызыл Армия, Сентюков урамнарындагы юлларны чистарту белән мәшгуль. Беренче чиратта, пассажирларга хезмәт күрсәтүче автобус маршрутлары булган, транспорт хәрәкәте зур һәм үзәк урамнарга өстенлек бирелә.
Моннан тыш, "Дорремстрой" җәмгыяте хезмәткәрләре Кызыл Армия, Вахитов, Глеб Успенский урамнарында урнашкан автобус тукталышларын кардан чистарту белән шөгыльләнәләр. Ә идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре хезмәткәрләре ишегалларын һәм подъезд юлларын кардан һәр көнне чистартып торалар, дип хәбәр итәләр хакимиятнең матбугат хезмәтеннән. Боларга өстәп, шуны әйтәсе килә: без һәрвакытта да яхшырак эшләргә тырышабыз да бит, килеп кенә чыкмый. Русчалап әйткәндә, "Хотели как лучше, получилось как всегда". Игътибар итсәгез, быел барлык урамнарда да диярлек тирән тәгәрмәч эзләре - колеялар барлыкка килде, ә бу, үз чиратында, юллардагы куркынычсызлыкка яный. Бер хезмәткәребез, мәсәлән, атна эчендә генә дә өч мәртәбә шундый очракларның шаһиты булган: машина колеядан чыкмакчы була һәм, идарәне югалтып, юлда бөтерелә башлый да юл кырыеннан баручы (чөнки тротуар юк) җәяүлене бәрдерә язып кала. Икенче очракта Энгельс урамыннан килгән машина юл чатындагы ягулык салу станциясенә борылып керү өчен шулай ук колеядан чыкканда әйләнеп китеп, якында гына туктап торган автомашинага бәрелә. Нәтиҗәсе шул: бердән, җәяүлеләргә зыян килә (чөнки бигрәк тә кыш көннәрендә Бөгелмә халкы тротуар дигән сүзне онытып, юлны машиналар белән уртак итә), икенчедән, аварияләр саны арта. Аннары юлларны чистарткан техника еш кына тукталышларга керү юлын каплап, метрлы кар өеп китә һәм әби-чәбиләргә, укучы балаларга анда керү мөмкин түгел гамәлгә әверелә. Бу турыда без ел саен искәртеп, юл хуҗалыгы җитәкчеләре, юлкуркынычсызлыгы инспекциясе хезмәткәрләре игътибарын әлеге проблемаларга юнәлтеп тә торабыз да бит, нәтиҗәсе генә күренми. Йомгаклап, бөгелмәләр, юлларда сак булыгыз, җитәкчеләр, юлларны тәртиптә тоту эшенә җитди карагыз, дип әйтәсе килә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: