Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә юл-транспорт һәлакәтендә ярдәм күрсәтүче медиклар бүгенге көндә үзләре медицина ярдәменә мохтаҗ

Реанимобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте 1 декабрь реанимация бүлеге һәм "ашыгыч ярдәм" табиблары өчен гадәти көн булырга тиеш иде - чакырулар, операцияләр, авыруларны карау. Реанимобиль машинасы, махсус ут һәм тавыш сигналларын кушып, юлга кузгалды. Сирена тавышын ишетеп, кемнәрдер, "ашыгыч ярдәм" машинасына юл бирим дип, туктап калды, кемнәрдер юл кырыена омтылды. Гафиятуллин...

Реанимобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте

1 декабрь реанимация бүлеге һәм "ашыгыч ярдәм" табиблары өчен гадәти көн булырга тиеш иде - чакырулар, операцияләр, авыруларны карау. Реанимобиль машинасы, махсус ут һәм тавыш сигналларын кушып, юлга кузгалды. Сирена тавышын ишетеп, кемнәрдер, "ашыгыч ярдәм" машинасына юл бирим дип, туктап калды, кемнәрдер юл кырыена омтылды.

Гафиятуллин - Кызыл Армия урамнары киселешендә шофер үзе дә тизлекне киметте, башка машиналарның юл бирүенә инангач, юлны дәвам итте. Шул минутта машинаның уң ягына Кызыл Армия урамыннан килеп чыккан "Toyota" автомобиле килеп бәрелә. Джип өч тонналы "ашыгыч ярдәм" машинасын ян-ягына аудара һәм шул рәвешле әле тагын 20 метрлап аны этеп алып бара. Реанимобиль юлның икенче ягына кадәр житеп, тротуарда торган җәяүленең өстенә килеп тошә.

Ә "Fiat" машинасы - "ашыгыч ярдәм" бу вакытта комада яткан пациентны Казан республика клиник хастаханәсенә илтергә тиеш булган вертолетка тапшырырга ашыккан булган.

Әҗәле арттан йори

29 ноябрь көнне Бөгелмә үзәк район хастаханәсенә гаражда угар газ белән агуланган 18 яшьлек егетне алып киләләр. Ике тәүлек дәвамында табиблар анын гомере өчен көрәшә. Сәламәтлеге азмы-күпме тотрыклылангач, аны санитар авиация ярдәмендә Казанга жибәрергә карар кылына. Кышкы кыска көн озынлыгын, шулай ук һава торышы шартларын искә алып, вертолет очу өчен кулай булган "тәрәзә" барлыкка килә. Билгеләнгән вакытка пациентны Сабан туе аланына вертолетка илтеп тапшырырга кирәк була. Тик әлеге юл һәлакәте аздан гына шушы ниятне бозмый кала. Иномарка машина йөртүчесе район хастаханәсенә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итми, аны куркынычсызлык мендәрләре саклап кала. Ә "ашыгыч ярдәм" машинасында шофер үзе, ә бигрәк тә салонда баручы табиблар һәм фельдшер җитди имгәнәләр. Табиб-реаниматолог сүзләренә караганда, комадагы пациент авариядән соң кушеткадан "уңайлы" гына шуып төшә, тән жәрәхәтләре алмый.

Шулай итеп, әлеге пациент соңгы өч көн эчендә үзенең бик нык яшисе килүен икенче тапкыр исбатлый.

Тротуарда торучы жәяүле зыян күрә

Людмила Ф. тумышы белән Самара өлкәсеннән, хәзер Бөгелмәдә яши. Шул көнне ул "Магнит" кибетенә туган көненә дип азык-төлек алырга барган була. Ике көннән ул туганнары белән чирек гасырлык юбилеен билгеләп үтәргә тиеш була. Светофорда яшел ут кабынуга, юлны аркылы чыкмакчы була, тик шундук артка чигенә - сирена тавышы ишетә. Уң ягына борылып карый -"ашыгыч ярдәм".

- Машинаның узып киткәнен көтеп торганда миңа каршы яктан килгән машинаның "ашыгыч ярдәм"не бәрдергәнен күрдем. Һәм ул минем өстемә таба килә башлады. Артка йөгердем, тик барыбер аякларым машина астында калды, - дип искә төшерә Людмила.

Узып баручы җәяүлеләр машинаны күтәреп, кызны чыгаралар.

- Күпмедер вакыттан соң минем яныма бер кеше килеп, үзен табиб дип таныштырды һәм ярдәм күрсәтте, - ди зыян күрүче.

Очраклы рәвештә узып бара иде

- Мин көн дә шушы юл буенча узам. Ул көнне дә әлеге киселешкә килеп житкәндә "ашыгыч ярдәм" машинасы катнашындагы аварияне күргәч, һичшиксез, туктадым, - дип сөйли балалар хастаханәсе баш табибы Владислав Бондаренко.

Аның күзенә иң беренче яраланган килеш карда утыручы әлеге кыз ташлана. Ауган реанимобиль янында медицина хезмәткәрләре була, шуңа күрә ул үзенең ярдәмен аңа тәкъдим итә, Людмила ризалаша. Һәм Владислав Владимирович хастаханәгә таба юл ала.

- Игътибар иттем, Людмила агара башлады. Бу исә аңны югалтуның беренче стадиясе. Мин аны сөйләштерә башладым. Шулай итеп, аның биредә үзе генә булуын, ире командировкада Себердә икәнлеген белеп алдым. Людмила бик нык баласы өчен кайгырды - бер яшь ун айлык бала балалар бакчасында, - дип сөйли ул турыда В. Бондаренко.

Людмила үзенең әти-әнисенә шылтыратып, баланы алуларын сораган булса да, өлгермәсләр дип курка. Самарадан Бөгелмәгә юл кыскалардан түгел. Владислав Владимирович исә кызга әлеге мәсьәләне чишүне үз кулына алырга сүз бирә.

Блокбастердагы кебек

"Ашыгыч ярдәм" машинасында хәлләр кинодагы кебек сюжет ала. Бәрелештән соң "ашыгыч ярдәм" станциясе табибы Валерий Фадеев белән фельдшер Юлия Хафизова комадагы пациент аркылы очып, реанимобильнең кырый стенасына килеп төшәләр. Топ ударны табиб-реаниматолог Ирина Залетова ала. Пациент үзе зыян күрми. Өч медицина хезмәткәре нәрсә булганын тиз абайлап алып, комадагы авыруның ясалма сулыш алу аппаратын көйли башлыйлар, аның катетерларын карыйлар. Егетнен хәле нормаль дип табылгач кына бер-берсенә ярдәм күрсәтә башлыйлар. Машина йөртүче Ринат Хәйбуллин реанимобильнең арткы ишекләрен ача.

Авария урынына башка реанимобиль һәм "ашыгыч ярдәм" машинасы җибәрәләр. Пациентны башка реанимобильгә күчерәләр. Зыян күрүчеләр хастаханәгә китә. Ә Ирина Залетова, табиб-реаниматолог, үзенең хәле авыр булуына, бик күп кан югалтуына карамастан, комадагы авыруны вертолетта килгән медикларга тапшырырга дип, Сабан туе аланына китә.

Бер-берсеннән ике адымда

Зыян күргән жәяүлене хастаханәгә илткәндә Владислав Бондаренко үзенең хатыны - табиб-реаниматологка шылтыратып, авыр хәлдәге кешене алып килүе турында хәбәр итмәкче була. Тик ул телефон трубкасын алмый. Ә хатыны исә авариягә юлыккан шул машина эчендә була. Әгәр Владислав Владимирович машина эченә күз салса, яисә тагын ике минутка тоткарланган булса, алар очрашкан да булырлар иде…

Сонрак Ирина Залетова иренә үзе шылтырата. Владислав Бондаренко, Людмила Ф.ны табиблар кулына тапшыргач, туп-туры Сабан туе аланына китә.

Канлы фонендоскоп

Барып житәргә өлгерми, Ирина Лаврентьевна телефоннан хастаханә мөһере һәм пациентның документлары югалуын әйтә, аларны машинадан эзләүне сорый. Барысы да табыла. Шул вакытта реанимобиль дә килеп җитә.

- Парланган тәрәзә аркылы хатынымның шәүләсен күреп алдым. Бөтен башы, йөзе канда гына. Ә күзгә бәрелгәне шул булды - муенындагы фонендоскоп. Гел канда... Аптырашта калдым. Скальпель, башка хирургик инструментлар канда була ала. Ә фонендоскоп?! Ә үзе шулкадәр тыныч, ниндидер бер эйфориядә. Табиб буларак аңлыйм - шок хәлендә, - дип искә төшерә В. Бодаренко.

Ирина Залетованың умыртка баганасы, үпкәсе зыян күрә, борын сөяге сына, колагы бик нык яралана. Людмила Ф.ның таз һәм бот сөякләре сына. Бүгенге көндә алты пациент та дәвалану курсы ала, аларның сәламәтлеге тотрыклы дип бәяләнә.

Баланы вакытында алалар

Балалар хастаханәсе баш шәфкать туташы Җәмилә Шакирова бу вакытта Людмиланың баласы йөргән балалар бакчасы мөдире белән элемтәгә керә. Нәрсә булганын аңлатып, баланың үзен генә калдырмауларын, әбисе белән бабасы кулына тапшыруларын сорый. Сабыйны тәрбияче үз өенә алып кайтырга тиеш була, үзенең адресын хәбәр итә. Тик Людмиланың әти-әнисе бакча ябылганчы килеп өлгерәләр һәм баланы үзләренә алалар.

Пациент Казанга имин барып житкән

Операциядән чыгуга, Ирина Залетова иң әүвәл пациенты турында сорый. Санитар авиациягә ул аны документларсыз жибәрә. Исем-фамилиясен, яшен, диагнозын һәм кайда илтеп тапшырасын телдән генә хәбәр итә. Соңгы мәгълүматларга караганда, пациент Казанга имин барып житкән. Алла боерса, табиблар тырышлыгы белән ул исән калыр. Бүгенге көндә егет дәвалануын дәвам итә.

Кире кайтырга да була иде

Ирина Залетова, пациент өчен җаваплы кеше буларак, авариядән соң санитар авиациядән баш тарта ала иде. Һәм аны беркем дә моның өчен гаепли алмас иде. Ләкин болай эшләгәндә икенче тапкыр вертолетны жибәрүләре - икеле. Үзенең сәламәтлегенә дә зур зыян килүен исәпкә алсак, Ирина Лаврентьевна пациентны озата барудан да баш тарта ала иде - аның үзенә ашыгыч медицина ярдәме кирәк бит. Тик табиб башкача түгел, ә нәкъ шушы карарны кабул итә - пациентын вертолетка илтеп тапшыра.

- Мин башкача булдыра да алмадым. Ул минутта без барыбыз да, бердәй булып, пациентны коткара идек, - ди Ирина Залетова.

Мин шулай эшли алыр идемме?

Үземне табиблар урынына куеп карыйм. Мин шулай эшли алыр идемме? Үземә җавап бирәм дә, өстәп куям - мөгаен, нәкъ шуның өчен дә мин табиб түгелдер...

Бер бәрелеш аркасында алты кеше зыян күрә, шуларның бишесе - медицина хезмәткәрләре. Медицина ярдәменә мохтаҗ булуларына карамастан, һөнәри бурычларын башкаручы медицина хезмәткәрләре. Әлеге бурычларын көн саен, сәгать саен башкаручы медицина хезмәткәрләре. Әйе, аларның кулында иң кадерлесе - кешелек. Әйе, пациентларның кайчагында гомерләре өзелә, ләкин бик күбесе дәваланып чыга. Әйе, әгәр кеше савыга икән, Аллаһка рәхмәт белдерәләр, ә үлә икән, табибны гаеплиләр. Әйе, табиб хатасы булу да бик ихтимал, чөнки кеше организмы җитәрлек дәрәжәдә өйрәнелмәгән, табибларга, галимнәргә ачык булмаган бик күп серләр бар. Медицинадан ерак булган, ләкин күпмедер вакыт медицина хезмәткәрләре арасында эшләгән кеше буларак, шуны ышаныч белән әйтә алам - бер генә табибның да башында пациентка зыян салу һәм инде бигрәк тә аны үтерү нияте юк.

Сигнал бирүче машиналарга юл бирегез

Үзем дә машина йөртүче буларак, юлда шуны күзәтергә туры килә, сигнал белән баручы "ашыгыч ярдәм" машинасына юл бирергә атлыгып тормыйлар. Ә бит бу минутта кемнеңдер гомере яшәү белән үлем арасында! Һәр секунд исәптә. Бер минут соңару өчен дистәләгән шелтә белдерүче очраклар була. Ә юл бирмәгән өчен җаваплылыкны беркем дә алмый.

Юл-транспорт һәлакәтенә очраган реанимобильнең йөртүчесе Ринат Хәйбуллинның һөнәри стажы - 15 ел. Шуның өч ярымы - ашыгыч медицина ярдәме станциясендә. Бу вакыт эчендә Ринат бер генә мәртәбә дә авариягә очрамый. Хезмәттәшләре аның турында: "Үз эшенең остасы ул", - диләр.

- Юл чатына җиткәндә тормозга бастым, юлның буш булуына инанырга кирәк иде миңа, - ди Ринат. - Уң як буш булды, сул яктагы машиналар туктадылар. Шуннан соң гына юлымны дәвам иттем.

Әйе, "ашыгыч ярдәм" машинасы кызыл утка чыгар алдыннан юл бирүләрен күрергә тиеш. Мин реанимобиль һәм джип машиналары маршруты буенча барып, юл киселешен карадым. Күз күременә комачауларлык агачлар, биналар, башка конструкцияләр юк. Ике яктан да яхшы күренә. Тик ни өчен соң ике машина йөртүче дә бер-берсен күрми калганнар? Монысын тикшерү ачыклар. Шулай да "мигалка" белән килүче "03" машинасын күргәндә юл бирсәк иде. Ә сирена белән килүче машиналарны, юл билгеләре, светофорга да карамастан, үткәреп жибәрергә кирәк.

Геройлык турында сөйләгәндә без бик еш ниндидер сугышларны, табигатьтәге афәтләрне, зур казаларны күз алдына китерәбез. Ләкин гадәти тормышта да геройлыкка урын бар. Бары күрә белергә кирәк. Провинциаль шәһәребездә булып узган әлеге вакыйга да - шуның ачык үрнәге.

Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: