Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә йогышлы чирләр белән авыручыларны урнаштыру өчен койка-урыннар җитәрлек.

Ә менә битлек һәм пирчәткәләр кию профилактика өчен кирәк.

Бу хакта газетага биргән интервьюсында “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсенең территориаль бүлеге җитәкчесе Владислав ДОЛГОВ хәбәр итте.

– Үзегезнең ведомстводагы төп эш юнәлешләре турында сөйләгез әле. Бөгелмәлеләр нинди сораулар белән ешрак мөрәҗәгать итә?

– Беренче чиратта, бу кулланучылар хокукларын яклау, азык-төлек продукциясенең сыйфатын контрольдә тоту, халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендә Россия Федерациясе законнарының үтәлешен күзәтү.

Зарланучыларның күпчелеге сатып алынган товарның сыйфаты начар булу, мәсәлән, кием-салымда җитешсезлек булганда яки продуктларның саклау вакыты чыккан сәбәпле мөрәҗәгать итәләр. Атна саен, гражданнардан, уртача алганда, ике мөрәҗәгать килә. Һәр гариза мәҗбүри тәртиптә эшкәртелә. Кагыйдә буларак, кулланучылар хокукларын бозу фактларының чама белән 70 проценты раслана. Билгеләнгән таләпләрне үтәмәү фактлары ачыкланганда, кибет хуҗасына карата административ беркетмә төзелә. Әгәр яраклылык срогы узган продукция барлыгы ачыкланса, аны кичекмәстән сатудан алабыз.

– Сез шулай ук авырулар статистикасын алып барасыз. Бөгелмә районында бу җәһәттән хәлләр ничек?

– Җәй өчен хас күренеш булса да, быел көчле эчәк инфекцияләре белән зарарлану очраклары санаулы гына. 26 апрельдән 7 июльгә кадәр бары тик өч очрак кына теркәлгән, бу исә, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 14кә кимрәк. Кешеләр кулларын ешрак юа, антисептиклардан һәм дезинфекция чараларыннан файдалана башлауга бәйле рәвештә, бу яклап хәл яхшырды дип әйтә алабыз.

Талпан энцефалиты белән авыручылар булмады. Әмма быел 5 июльгә кадәр вакыт эчендә талпан тешләүнең 309 очрагы теркәлгән. Чагыштыру өчен: былтыр ел дәвамында андыйлар саны 350ләп булган. Монда, әлбәттә, язның җылы килүе үз ролен уйнады, канэчкеч паразитлар иртә активлашты.

Туберкулез буенча статистика күрсәткечләре элеккечә үк югары, Татарстан муниципаль берәмлекләре арасында беренче урында торабыз. Республика буенча ВИЧ-йогышы күрсәткечләре буенча да – “лидерлар рәтендә без.

– Владислав Викторович, Бөгелмә районында йогышлы авырулар санының артуы күзәтеләме?

– Инфекцияле ОРВИ һәм пневмония белән авыручылар санының атна саен артуы күзәтелә. 15 июньнән 21 июньгә кадәр алар 86 һәм 65 очрак булса, 29 июньнән 5 июльгә кадәр инде  108 һәм 102 очрак теркәлгән. Пневмония белән чирләүчеләрнең күбесе амбулатор дәвалана. Гыйнвардан 30 июньгә кадәр барлыгы 472 пациентка шундый диагноз куелган, бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 157 очракка күбрәк.

Сүз уңаеннан, хәлләр узган айдан башлап, кискенләшә башлады. Сәбәпләрнең берсе – үз-үзеңне изоляцияләү чорында билгеләнгән чикләүләрне йомшарту. Бассейннар, җәмәгать туклануы биналарының җәйге мәйданчыклары эшли башлады, поликлиникада табиблар планлы кабул итүгә керештеләр. Шул ук вакытта һава-тамчы юлы белән тапшырыла торган пневмония белән йогышлану куркынычы нәкъ менә җәмәгать урыннарында югары.

– Йогышлы авырулар ачыкланган кешеләр бүген кайда дәвалана? Социаль челтәрләрдә бар кешегә дә койкалар җитми дигән имеш-мимешләр йөри...

– 7 июльгә булган мәгълүматлар шул: төрле авырулар белән расланган пневмония белән 44 кеше хастаханәгә урнаштырылды, аларның хәле башка  чирләре дә булу нәтиҗәсендә дә кискенләшкән. Шуларның 23е – Баулы районында яшәүчеләр. Алар 50 койка-урын булган иске бала тудыру йортының өченче катында урнаштырылды, тагын ун кешелек резерв бар. Кирәк булган очракта, 30 кешене Стрелочная урамында шәһәр хастаханәсе кабул итә ала. Бүген ул консервациядә, андагы пациентлар иске бала тудыру йортында урнашкан йогышлы авырулар бүлегенә күчерелде.

Йогышлы авырулар хастаханәсе үзе – март аеннан бирле капиталь ремонтта, анда төзүчеләрдән башка беркем дә юк. Төзекләндерү эшләре берышында ул тагын 20 урынга киңәйтеләчәк, гомуми койка-урын санын 54кә кадәр арттыру каралган эшләрне агымдагы елның октябренә кадәр башкару планлаштырыла. Бокс тибындагы палаталарны аерым бәдрәфләр, заманча сантехник җиһазлар, мебель һәм башка уңайлыклар белән тәэмин итәчәкләр. Әлеге эшне Бөгелмә районы башкарма комитеты һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы даими контрольдә тота. Хастаханәнең өченче катында лаборатория урнашачак, ә икенче катка сәламәтлек саклау идарәсе күчәчәк.

Шулай итеп, ремонтланган хастаханәдә йогышлы авырулар бүлеген һәм иске бала тудыру йортының өч катын кирәк булганда пациентлар өчен кулланырга мөмкин булачак. Бу – әлеге ситуация өчен җитәрлек.

– Ел башыннан алып, Бөгелмә районында коронавирус белән авыруның күпме очрагы рәсми рәвештә расланган?

– Пандемия вакытында бездә бары тик өч бөгелмәледә генә коронавирус йоктырды һәм бу лаборатор тикшерүләр белән расланды.  Авыручыларның берсен Яр Чаллыга алып киттеләр, ул терелде. Икенче бер ир кеше – вахта ысулы белән эшләүче, ул өендә дәваланды. Өченчесенең хәле әйбәт, аны хастаханәгә салу зарурлыгы юк. Ул өйдә, изоляциядә, белгечләр күзәтүе астында.

Бөгелмәгә коронавирус инфекциясеннән дәвалау өчен Баулыдан бер авыруны күчерделәр. Пациентка авыр хәлдә иде. Хәзерге вакытта кризис узып китте, ул терелә һәм инде хастаханәдән чыгарга әзерләнә.

– Татарстанда коронавирус йогышы пандемиясе сәбәпле кертелгән чикләүләрне акрынлап бетерү бара. Кайбер бөгелмәлеләр гап-гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәми башлады. Бу уңайдан нәрсә әйтә аласыз?

– Профилактика турында онытырга ярамый. Кибетләрдә медицина битлекләрен кияргә кирәк. Бер тапкыр кулланыла торган пирчәткәләр, минемчә, сатып алучыларга керү юлында бушлай бирелергә тиеш. Шулай ук кешеләр күпләп җыела торган урыннарда булудан качарга кирәк. Үз-үзеңне изоляцияләү үтәлеше ныклы контрольдә чакта, Бөгелмәдә салкын тиюдән килеп чыга торган йогышлы чирләрдән интегүчеләр саны җиде тапкыр кимегән, бу санга аңлатма биреп торуның кирәге юк дип саныйм.

Вячеслав Дементьев

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: