Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә янгын сүндерүчеләр булып уйнадылар...(+ФОТОЛАР)

Соколка интернат-мәктәбе спорт мәйданчыгында Бөгелмә муниципаль районы балалар-яшүсмерләргә өстәмә белем бирү учреждениеләрендә шөгыльләнүчеләр командалары арасында янгында кешеләрне коткару спорты буенча ярышлар булып узды. Янгын сүндерү эстафетасы һәм бу эшчәнлекнең теория өлешләре буенча барлыгы 14 команда көч сынашты. Янгын сүндерү эстафетасыһәркайсысы 100әр метр булган дүрт этаптан тора иде. Командадагы һәр кеше...

Соколка интернат-мәктәбе спорт мәйданчыгында Бөгелмә муниципаль районы балалар-яшүсмерләргә өстәмә белем бирү учреждениеләрендә шөгыльләнүчеләр командалары арасында янгында кешеләрне коткару спорты буенча ярышлар булып узды. Янгын сүндерү эстафетасы һәм бу эшчәнлекнең теория өлешләре буенча барлыгы 14 команда көч сынашты.

Янгын сүндерү эстафетасыһәркайсысы 100әр метр булган дүрт этаптан тора иде. Командадагы һәр кеше нибары бер тапкыр гына йөгерә ала - шарты шундый. Эстафета снаряды урынына янгын сүндерү көпшәсе кулланылды. Командадагы соңгы катнашучы, иң җаваплы саналган дүртенче этапта чыгыш ясап, шул көпшәне күтәргән хәлдә финиш сызыгын үтеп чыгарга тиеш. Ә аңа кадәр бу этап узышчысы, эстафетаны кабул итеп алуга, ут сүндерү җайланмасы янына йөгереп килергә, аны алып, махсус савыттагы яна торган сыекчаны сүндерергә тиеш иде. Ярышлар вакытында балалар теория өлеше буенча да "сынау бирделәр": алар теге яки бу очракта ни эшләргә кирәклеге турында фикер алыштылар, баш ваттылар.

Ярышларга йомгак ясаганда, барысы да уртак фикердә булып, Кече Бөгелмә мәктәбе командасына беренче урынны бирде. Абсолют чемпионга күчмә Кубок тапшырылды. Соколка мәктәбе командасы да призлы урынга лаек булды.

Традиция буенча бу уеннарда Подгорный һәм Соколка мәктәпләреннән кызлар командалары да катнашты. Призлы урыннар алган яшь янгын сүндерүчеләрнең сугышчан дружиналары һәм кызлар командаларына Мактау грамоталары һәм ярышларның химаячесе - ТР ВДПО Бөгелмә бүлеге белән ТР җирле ДОСААФ оешмасы әзерләгән бүләкләр тапшырылды.

- Ярышларның максаты янгын сүндерү-спорт уеннарын популярлаштыру, балигъ булмаган балалар арасында янгын сүндерүче һөнәренә кызыксыну уяту, мәктәп укучыларының беренчел янгын сүндерү чаралары белән эш итә белүе, саклану чараларын куллану күнекмәләрен ныгыту иде, - ди Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү отряды Бөгелмә шәһәр-район бүлеге рәисе Фәһим Дәүләтшин.

Бөгелмә муниципаль районы янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы Марат Әсәнов та уңай фикердә:

- Уен һәм хәрәкәт вакытында балалар гомерләрне саклап калырлык чараларны, тыңлап утырганга караганда, күпкә яхшырак истә калдыралар. Янгын сүндерүчеләргә, аларның авыр һәм куркыныч хезмәтенә игътибарны җәлеп итү күпләрне шырпы һәм ут белән уйнау кебек ахмак адымнардан саклый. Шуңа да мондый чараларны уздыру бик кирәк, - ди ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: