Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә Укытучылар көненә багышланган чара – зур концерт узды

Техника йортында Укытучылар көненә багышланган чара - зур концерт булып узды. Аны шәһәр һәм район мөгаллим-мөгаллимәләре тамаша кылды. Башта аларны Бөгелмә муниципаль район укытучылар шәһәр мэры Линар Закиров исеменнән башкарма комитет җитәкчесе Адел Галиуллин котлады. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә...

Техника йортында Укытучылар көненә багышланган чара - зур концерт булып узды. Аны шәһәр һәм район мөгаллим-мөгаллимәләре тамаша кылды. Башта аларны Бөгелмә муниципаль район укытучылар шәһәр мэры Линар Закиров исеменнән башкарма комитет җитәкчесе Адел Галиуллин котлады.

Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр безнең янәшәбездә һәрчак яраткан укытучыларыбыз атлый. Алар безне белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт яратырга өйрәтә.

Укытучы - дөньны танып белергә омтылучы балаларның керсез пакь күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче остаз, әниләр белән бер үк дәрәҗәгә куярлык изге зат. Аның күңеле иң югары сыйфатларга ия. Укытучы кешегә иң башта табигать биргән сәләт, сабырлык, тирән белем, күркәм холык, һәрвакыт үз-үзеңне башкаларга үрнәк итеп тота белү сыйфаты хас булырга тиеш. Шушы зур исемне аклау өчен алар бар көчләрен куя. Теләсә кем укытучы була алмый. Укытучы булу өчен белем генә җитми. Үзенә хас талант кирәк.

Андыйлар Бөгелмә районында шактый. Юкка гына безнең район укытучылары инде ничә ел рәттән республикада югары белем бирүеләр исемен йөртми шул. Һади Атласи исемен йөртүче гимназиядә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче Гөлназ Сөнгатуллина - шуларның берсе. Ул яраткан һөнәренә инде 25 елдан артык гомерен багышлаган.

- Укытучы һөнәрен сайлаганым белән горурланып яшим. Үзеңнең яраткан эшең булу - үзе зур бәхет бит ул! Зур сулыклар бәләкәй чишмәләрдән башланган кебек, һәр олы эшнең нигезендә кечкенә гамәл ята. Укытучы ул чишмә башында торучы, олы тормышка тәүге адым ясарга ярдәм итүче бит. Укучыларыбыздан рәхмәт сүзләре ишетү безнең өчен зур шатлык, - ди ул горур гына.

Бәйрәм чарасында укытучыларга мәдхия укыдылар, бүләкләр, Рәхмәт хатлары, күкрәк билгеләре тапшырдылар.

Шушы ук көнне башкалабыз Казанга 32 мәктәп директоры чакыру алган иде. Анда шулай ук Укытучы көнен билеләп үттеләр. Безнекеләр янә мактау сүзләре ишеткән, бүләкләр алган.

- Чара бик күңелле узды. "Белем бирү дәрәҗәсе югары булган район"-дип янә Бөгелмәне сөйләделәр. Безнең укытучыларның исеме мактауга лаек булды, - ди Бөгелмә мәгариф идарәсе начальнигы Валентина Кульбеда.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: