Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә – төзелеш

Бөгелмә районында төзелеш программаларына кагылышлы эшләр төгәлләнергә тора, дип белдерде "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсе барышында Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов. Төп төзелеш, реконструкцияләү объектлары булып "Юность" спорт комплексы һәм "Көрәш сарае" тора. Бүгенге көндә "Юность" спорт комплексында эшләр төгәлләнү стадиясендә. Эш 21 августка тәмамланыр...

Бөгелмә районында төзелеш программаларына кагылышлы эшләр төгәлләнергә тора, дип белдерде "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсе барышында Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов. Төп төзелеш, реконструкцияләү объектлары булып "Юность" спорт комплексы һәм "Көрәш сарае" тора. Бүгенге көндә "Юность" спорт комплексында эшләр төгәлләнү стадиясендә. Эш 21 августка тәмамланыр дип исәплиләр.Бина эчендә дә инде эшләр төгәлләнеп килә, тиздән төзүчеләр тирә-якны төзекләндерүгә керешәчәк. Болардан кала, шәһәр мэры Линар Закиров "Энергетик" стадионына игътибарлы булырга һәм Яшьләр сараен төзекләндерү эшенә тиз арада керешергә кушты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: