Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә тырыш яшьләр нәрсә белән шөгыльләнә

Ил-көндә үзгәреп киткән вәзгыять бер яклап икътисад үсешенә кыенлыклар китерсә, икенче яклап үзебезнең ил уңганнарына аякка басарга этәргеч тә бирде кебек. Һәрхәлдә, безнең республика мисалында моны ачык күрергә була. Кризис күп эшләргә аяк чалганда да, мәсәлән, Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлек программаларының берсе дә кыскартылмады. Киресенчә, Татарстан Республикасы Президенты...

Ил-көндә үзгәреп киткән вәзгыять бер яклап икътисад үсешенә кыенлыклар китерсә, икенче яклап үзебезнең ил уңганнарына аякка басарга этәргеч тә бирде кебек. Һәрхәлдә, безнең республика мисалында моны ачык күрергә була. Кризис күп эшләргә аяк чалганда да, мәсәлән, Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлек программаларының берсе дә кыскартылмады. Киресенчә, Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар алдына кече һәм урта бизнесны актив үстерү, бу эшкә яшьләрне җәлеп итү бурычын куя. Республика җитәкчелегенең бүгенге стратегиясе эшмәкәрлекне үстерү өчен ышанычлы гарантияләрне тәэмин дә итә. Язмабыз герое да моның хак шулай икәнлеген яхшы аңлый.

Татарстан башкаласының "Корстон" комплексында IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы узды. Анда Татарстаннан һәм Россиянең 32 төбәгеннән килгән 500 эшкуар авыл җирлекләрен борчыган көнүзәк мәсьәләләр турында сөйләште. Алар Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга аеруча куанды. Күпләрне бүгенге көндә татар авылларын ничек сакларга, яшьләрне ничек итеп авыл җирендә калдырырга, нинди эш урыннары булдырырга дигән сораулар борчый. Эшкуарлар әлеге һәм башка проблемаларны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров белән уртага салып сөйләште. Әлеге җыенның делегаты итеп Бөгелмә муниципаль райо-ныннан Рафаэль Ибраһимов сайланган иде. 22 яшьлек егет - "ТРда эшен ачып җибәрүче фермерларга ярдәм итү" программасы нигезендә грант отып, үз эшен башлап җибәргән эшмәкәр. Бөгелмә районының Берлек авылында яши. Без аның белән күзгә-күз күрешеп сөйләштек.
- Рафаэль, Казаннан Татар эшмә-кәрләре җыеныннан нинди тәэсирләр белән кайттың? Бу бик кызыклы...
- Мондый зур җыенда беренче тапкыр катнашуым. Беләсезме, нинди уйлар белән кайттым: мин тормышта дөрес юлны сайлаганмын икән бит. Эшмәкәр буларак, авыл җирендә эшлим, мөгезле эре терлек үрчетәм. Ә җыенда нәкъ менә мине борчыган сораулар турында фикер алыштылар, татар авылларының киләчәге турында сөйләштеләр. Анда Россия төбәкләрендә яшәүче татарлар җыелган иде, алар белән дә аралаша алдым. Авыл бит ул хезмәт сөяргә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтә торган урын, ә мин туган җиремне яратам.
- Ни өчен үз киләчәгеңне авыл белән бәйләргә булдың? Хәзер бит күп яшьләр шәһәргә китү ягын карый?
- Армиядә хезмәт итеп кайту белән шундый карарга килдем. Әтием Флүр Ибраһимовны районда яхшы беләләр. Ул - фермер. Инде 5 ел мөгезле эре терлек үрчетү белән мәшгуль. Армиягә киткәнче үк мин аның уң кулы идем. Әйләнеп кайту белән янә җиң сызганып эшкә керештем. Әтием: "Үз фермаңны ач, алган табышыңнан үз тормышыңны башларсың", - дигәч, каршы килмәдем, тырышып карарга булдым. 2013 елда
1 миллион ярым сумлык грант оттым да шул акчага 10 савым сыеры, минитрактор, печән җыю прессы, чапкыч, тырма сатып алдым. Хәзер 24 баш сыерга исәпләнгән яңа ферма төзим. Билгеле инде, уңышлы башланган эшнең нәтиҗәсе дә озак көттермәде: бер ел эчендә, 6 тонна сөт җитештереп, 207 мең
сум чиста табыш алдым.
- Димәк, авылда акча эшләп була?
- Тырышсаң, әлбәттә. Авыл бит ул хезмәт сөйгәннәрне ярата, ялкауларны өнәми. Шул хакыйкатьне искәртеп әйтәсем килә: йокы турында онытасың инде ул, авылда тормыш таң әтәчләре белән башланып китә. Кышын да, җәен дә. Иң авыры - җәй көне. Бу чорда мал-туарны көйләп-карап кына калмыйсың бит, кышка ризык та әзерләргә кирәк. Печән чабасың, салам кайтарасың, шул ук вакытта сөтен дә вакытында саварга, малларны көтүгә дә йөртергә кирәк. Бер сүз белән әйткәндә, кара тиргә батып эшләп, шул эшләрне башкарып чыгарга ихтыяр көчең җитсә, акча эшләп була...
- Үкенгән чакларың булмыймы?
- Үкенмим. Шулай да "эх" дигән чаклар булгалый инде, дөресрәге, эштә бик нык арыган чакта килә андый уйлар. Шулай да әни итәгенә барып ябышканым юк. Әти безне - балаларны көчле булырга өйрәтте. Аның тәрбиясе хәзер дә үзен сиздерә. Мин сәламәт тормыш алып бару яклы: эчмим, тартмыйм. Ферма эченә кереп, мөгрәп торган сыерларны күргәч, авырлыклар онытыла инде ул. Эшнең нәтиҗәсе куандыра бит. Беренче табыштан беренче хыялымны тормышка ашырдым: хәзер үземнең машинам бар.
- Менә дигән кияү егете инде син, Рафаэль. Кызлар сокланырлык кеше. Кулыңнан эш тә килә, хыялларны да тормышка ашыра беләсең...
- Хыяллар җитәрлек. Кемнең бу тормышта начар яшисе килсен. Бөгелмәдә йорт төзи башларга җыенам.
- Ә нигә Бөгелмәдә? Авылда тө-зесәң, үзеңә җайлырак булмыймыни?
- Авылда бит гаиләне, балаларны тәрбияләп торыр өчен җай юк. Мин балаларымны укымышлы итеп, төрле спорт секцияләренә, түгәрәкләргә йөртеп үстерәсем килә. Аннары, безнең гаиләдә хатын-кыз бары өй мәшәкатьләре белән генә шөгыльләнә. Мәсәлән, минем әниемнең фермага кергәне юк. Бар эшне без әти белән алып барабыз. Шәһәрдә гаиләм өчен уңайлыклар тудырсам, ялгышмам дип уйлыйм. Ә фермага кадәр булган 20 километр ара, машина булгач, проблема түгел инде ул.
- Алайса киләчәккә планнарың зурдандыр инде, мөгаен?
- Анысы шулай. Тагын бер грант отарга исәпләп йөрим. Фермерлык хуҗалыгымны күтәрәсе бар бит. Савым сыерларының баш санын да арттырырга телим.
- Рафаэль, синең белән сөйләшкәч, мондый уңган егетләр булганда, татар авылының киләчәге бар дигән ышаныч арта. Димәк, милләтебезнең дә киләчәге өметле! Әңгәмә өчен рәхмәт, уңышлар телибез сиңа!
"Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү чаралары" - бу турыда тулырак мәгълүмат "Атна вакыйгалары"нда.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: