Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең тәртип сагында – халык дружиналары

Бүгенге көндә Бөгелмә муниципаль районы территориясендә 43 дружина булдырылган, анда 464 кеше җәмәгать тәртибен саклауда катнаша.

Шәһәрдә һәм районда, җәмәгать тәртибен саклауны көчәйтү максатында, ирекле халык дружиналары оештырылуы (дөресрәге – торгызыла башлау) һәм анда катнашучыларның эшен бәяләү, кызыксындыру ниятеннән, “Иң яхшы дружинник”, “Иң яхшы ирекле халык дружинасы” дигән муниципаль бәйгеләр дә алып барылуы турында газетабызда инде хәбәр иткән идек.

БМР башкарма комитеты тарафыннан оештырылган бу бәйгегә квартал саен йомгак ясала.

Агымдагы елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча “ТНГ-Групп” ҖЧҖдан Ринат Гәрәев, Евгений Исмәгыйлев, “Лифтсервис” җәмгыятеннән  Андрей Андреев “Иң яхшы дружиначы” булып табылдылар.

Аларга Рәхмәт хатлары һәм акчалата приз тапшырылды. Ә коллективлар арасында “ТНГ-Групп” белән “Лифтсервис” җәмгыятьләре дружиналары алда бара.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: