Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә татар профессиональ театры булырмы? (+ФОТО)

Бөгелмә Татар мәдәният үзәге халык театры коллективы ел саен тамашачысын өр-яңа иҗат җимеше белән шатландырып тора. Талантлы, тырыш, тынгысыз, тәҗрибәле һәм оста җитәкче Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова җитәкчелегендәге бу коллективтагыларның, гәрчә үзешчән театр саналса да, профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясаулары, һәрбер артистның үз йөзе, үз амплуасы булу һәм аларның үз рольләрен...

Бөгелмә Татар мәдәният үзәге халык театры коллективы ел саен тамашачысын өр-яңа иҗат җимеше белән шатландырып тора. Талантлы, тырыш, тынгысыз, тәҗрибәле һәм оста җитәкче Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова җитәкчелегендәге бу коллективтагыларның, гәрчә үзешчән театр саналса да, профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясаулары, һәрбер артистның үз йөзе, үз амплуасы булу һәм аларның үз рольләрен шулкадәр дә оста башкаруларына без, Бөгелмә тамашачысы, күнеккән инде һәм шулай булырга тиеш дип кабул итәбез. Ел саен алардан чын профессиональ театр әһелләреннән өмет иткән дәрәҗәдә яңалыклар көтәбез. Аклыйлар, рәхмәт төшкерләре өметләрне! Иң зәвыклы, иң таләпчән, хәтта, әйтер идем, иң "бәйләнчек" тамашачының да күңел төпкелен айкап алырлык, чатыр чабып яшәргә күнеккән бүгенге халыкны да утырып уйлар уйларга мәҗбүр итәрлек дәрәҗәдә тирән мәгънәле, тәэсирле иҗат җимеше тәкъдим иттеләр алар быел да. Танылган драматург Шәриф Хөсәеновның "Зөбәйдә - адәм баласы" пьесасы буенча эшләнгән спектакль күрсәттеләр.

Урта яшьтән узган театр сөючеләр ачык хәтерлидер: элек, совет заманында, һәр якшәмбе саен татар радиосы берәр спектакль тапшыра торган иде. "Зөбәйдә - адәм баласы"н безнең буын шул чорларда ук тыңлап кинәнде, ә кемнәргәдер хәтта Казанда Г. Камал театрында аны карау бәхете дә тигәндер... Сюжет, вакыйгалар сөреше, ни белән бетәсе, ягъни эчтәлеге таныш. Шулай булса да, безнең артистларыбыз спектакльне шундый үзенчәлекле итеп куя алганнар ки, аны өр-яңа әсәр буларак кабул итәсең. Рәхмәт режиссёрга, классик драматург дип, авторга сукырларча ияреп кенә сәхнәләштермәгән, ә бүгенге көн таләпләренә, бүгенге тамашачыга тәкъдим итәрлек "косметик" төзәтмәләр дә керткән: акча берәмлекләре, телефон, геройларның киенү стиле кебек беренче карашка вак тоелган детальләрдә бу ачык күренде. Спектакльнең тамашачыны ышандыру дәрәҗәсе шуның белән бермә-бер күтәрелгән дә.

Шулай да беренче планда артистларның үз рольләрен башкару осталыгы тора. Шактый күп геройлар катнашкан спектальдәге һәрбер артист - "үз" ролендә. Инде күп еллар дәвамында спектакльләрдә катнашып, тамашачыбызның олы мәхәббәтен яулаган Фәния Сухова, Эдуард Гафиятуллин, Гүзәл Медведева, Әмир Садыйков, Яхъя Хәлимов кебек тәҗрибәле артистларыбыз бу юлы да, әйткәнемчә, нәкъ үз урыннарында, үз югарылыгында булды. Алар башкарган рольне без белгән башка артистлардан берәү дә башкара алмас кебек. Дикция, хәрәкәт, ымнар һәм башка бик күп алымнарны эшкә җигеп, үз холкы, үз йөзе булган менә дигән образлар иҗат иткәннәр. Аларның осталыгы югары бәягә лаек!

Мин үзем Татар мәдәният үзәге халык театрының һәрбер яңа спектаклен карап барырга тырышам. Елның-елында яраткан артистларыбызның осталыгы үсә баруга сокланам, коллективның яшь артистлар белән тулыланып торуына чын күңелдән шатланам. Үзебезнең театрыбызны ихлас сөйгән һәрбер кеше шулайдыр инде ул. Әле 2012 елда җирле авторыбыз Әсгать Закиров пьесасы буенча куелган "Глюк түгел, чынбарлык" спектаклен карагач, яшь артистлар уенына мөкиббән булуымны, аларның чыгышын чын мәгънәсендә ачыш дип кабул итүемне чиксез тәэсирләнеп язганым хәтердә. Менә шул вакыттан ук театрыбыз сәхнәсендә үз кеше булып киткән, инде теле дә, уены да тел-теш тидерер урын калдырмаслык дәрәҗәдә шомарган егетләребездән Булат Лотфуллин исемен атар идем. Инде берничә спектакльдә уйнаган Азат Гыйбадуллин, без әле беренче генә күргән Гөлназ Латыйпова, Алексей Шабалиннарның да сәхнәдә үз-үзен тотышлары соклану гына уята: иркен дә, тотнаклы да, килешле дә.

Күптән түгел генә матур концерт белән тамашачы мәхәббәтен казанган җырчы Илнур Иркәгалиевка спектакльдә төп рольләрнең берсен ышанып тапшырганнар. Режиссёрның да, тамашачының да ышанычын аклады Илнур. Эшчән, тыйнак, саф күңелле, намуслы егетне - гаять катлаулы образны аның хәленә тамашачы да борчылып утырырлык дәрәҗәдә ышандырырлык итеп башкарып чыкты, җитди уйнады.

Инде, ниһаять, тамашачы өчен зур ачыш - спектакльнең төп герое Зөбәйдә ролен башкарган талантлы кыз Гөлназ Ишмиева турында әйтергә дә чират җитте. Бу артистканың узган ел Т. Миңнуллин пьесасы буенча куелган "Илгизәр+Вера" спектаклендә бик тә уңышлы чыгыш ясавы, Казан тамашачыларының да, мәртәбәле жюри әгъзаларының да соклануын яшерә алмый бәяләүләре турында без хәбәрдар идек инде. Бу юлы яшь кенә кызның, чыннан да, җитлеккән артистка дәрәҗәсендә профессионалларча уйнавына үзебез дә шаһит булдык. Ике сәгать барган спектакльнең башыннан ахырына кадәр диярлек сәхнәдә булган, кем әйтмешли, сәхнә тоткан Гөлназ-Зөбәйдә, психологик тетрәнүләр кичергән, тыштан шаян-җилбәзәк күренсә дә, чынлыкта төпле акыллы, шул ук вакытта яшьлек максимализмына ия булган геройның эчке һәм тышкы кичерешләргә бай булган катлаулы образын искиткеч оста ачып бирә алды. Ул сәхнәдә уйнамый, ул образда яши һәм тамашачы да, тамаша карап кына утырмый, аның белән бергә яши, дулкынлана, борчыла.

Гади тамашачы, әлбәттә спектакльне карагач, "ошады" я "ошамады" дип бәяли. Режиссёр хезмәтен дә, артист тырышлыгын да аерып анализлап утырмый. Менә бу юлы да тамашачы артистларыбыз уенына мөкиббән булды, өч көн дәвамында барган премьера һәр көнне зал тутырып кеше җыйса да, спектакльгә бер генә яклап та тел-теш тидерүче табылмады. Димәк, режиссёр табышлары да, артистлар уңышлары да, күмәк тырышлык нәтиҗәсе булып, максатка барып җиткән.

Инде килеп, узган гасырның 60-70 нче еллар башында популяр булган әсәрнең бүген дә актуальлеген югалтмаганлыгын аңлап, алай гына да түгел, көн кадагына сугардай тема булып "тулышып җиткән" чагында нәкъ менә гаилә, әхлак, психологик кичерешләргә бәйле үтә дә катлаулы темага курыкмыйча алынган, аны кеше күңеленә үтеп керерлек дәрәҗәдә ачып бирә алган театрыбыз коллективына афәрин, афәрин һәм афәрин!

Казаннан килгән күренекле сәнгать әһеле, драматург, "Идел Йорт" смотр-конкурсын оештыручы-координатор, жюри рәисе Гафур Каюмов театр эшчәнлеген бер җөмлә белән тәгаен бәяләде: "Бөгелмә татар халык театры үзенең җитлеккәнлеген берничә ел дәвамында дәлилләп килә, аны Бөгелмәдә профессиональ татар театры итеп рәсмиләштерергә күптән вакыт инде", - диде. Тамашачы исә бу фикерне аягүрә алкышлап каршы алды. Югарыдан шундый җылы мөнәсәбәт, уңай фикер, җитди этәргеч булганда, Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре хакимияте җитәкчелеге мондый мәртәбәле тәкъдимне хуплар, туган шәһәребезнең мәдәни дәрәҗәсен һәм ил-көн каршында абруен тагын да күтәрү максатында, үзенең уңай сүзен әйтер дигән өметтә калабыз.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: