Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган митинг үтте

Кичә сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында ветераннар һәм җәмәгать оешмалары, шәһәр хакимияте вәкилләре, сәяси репрессиягә дучар ителгәннәрнең туганнары, шәһәр халкы җыелды. 1920 ел­дан баш­лап 50 нче ел­лар­га ка­дәр элек­ке­ге Со­вет­лар Со­ю­зы­ның 10 мил­ли­он­нан ар­тык ке­ше­се­нә "ка­ра там­га" та­гы­лып, гө­наһ­сыз­га рән­җе­те­лә. Мең­нәр­чә ке­ше га­еп­сез­гә аты­ла, күп­ме­се төр­мә­ләр­дә уты­ра, сөр­ген­нәр­гә...

Кичә сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында ветераннар һәм җәмәгать оешмалары, шәһәр хакимияте вәкилләре, сәяси репрессиягә дучар ителгәннәрнең туганнары, шәһәр халкы җыелды.

1920 ел­дан баш­лап 50 нче ел­лар­га ка­дәр элек­ке­ге Со­вет­лар Со­ю­зы­ның 10 мил­ли­он­нан ар­тык ке­ше­се­нә "ка­ра там­га" та­гы­лып, гө­наһ­сыз­га рән­җе­те­лә. Мең­нәр­чә ке­ше га­еп­сез­гә аты­ла, күп­ме­се төр­мә­ләр­дә уты­ра, сөр­ген­нәр­гә оза­ты­ла, үзәк­ләр­гә үтәр­лек ким­се­те­лү­ләр­гә, җә­бер­ләү­ләр­гә ду­чар ите­лә, са­бый­лар әти-әни­лә­рен­нән тар­тып алы­нып ба­ла­лар йорт­ла­ры­на та­ра­ты­ла.

Га­дел­сез­лек кор­бан­на­ры­ның үз­лә­ре­нә ге­нә тү­гел, ту­ган­на­ры­на, ба­ла­ла­ры­на да "ха­лык дош­ма­ны" бу­лып яшәр­гә, га­зап­лар, тү­бән­се­телү­ләр эчен­дә янар­га ту­ры ки­лә. Шом­лы ел­лар ша­һит­ла­ры­ның са­ны ел­дан-ел ки­ми ба­ра. Алар бер ми­нут тын­лык бе­лән ис­кә алын­ды, ә һәй­кәл кы­зыл ка­нә­фер­ләр­гә кү­мел­де.

Фото Бөгелмә муниципаль районы порталыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: