Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә страуслар үрчетә торган гаилә барлыкка килде

Шәфигуллиннар гаиләсе – Бөгелмә районында гына түгел, Татарстанда да беренчеләр рәтендә. Ә беренче алар – страус кошлары асрау буенча. Бөгелмә гаиләсе әлеге эшкә өч ел элек тотынган. Бүген Соколка авыл җирлегендә кечкенә генә ферма да торгызып куйганнар.

Страус кошы бүгенге көндә республикабызда авыл хуҗалыгы кош-корты булып саналмый, ләкин Шәфигуллиннар гаиләсе моның якын киләчәктә үзгәрәчәгенә өметләнә.

Эдуард белән Татьянага страуслар үрчетү фикере инде күптән килгән. Өч ел элек алар, ниһаять, җитлегәләр һәм өй тирәсендәге территориядә 6 страус чебеше асрарга керешәләр. Бер айлык чебешләрне Самара өлкәсеннән алып кайталар. Бүген әлеге кошларның буйлары инде өч метрга якынлашкан.

Экзотик эксперимент Шәфигуллиннар гаиләсенә ошап китә.

- Страус үрчетү – кызык шөгыль. Алар артык игътибар таләп итми. Тавыш чыгармыйлар. Беренче вакытта безнең страус асраганыбызны хәтта күршеләр дә белмәде. Үрчетү эшен яңа дәрәҗәгә чыгару нияте белән, ферма төзедек. Ләкин кешеләр бу хакта ишетүгә, карарга, йомыркасын сатып алырга, фотога төшерергә сорыйлар, шуңа күрә алар өчен фермабызның ишекләре һәрчак ачык. Безгә шәһәрдән балаларда экскурсиягә киләләр, – ди Эдуард Шәфигуллин.

3 метр буйга җиткәнче, страус кошына 1,5 ел вакыт кирәк. Шәфигуллиннарның максатлары – йомыркадан чебеш чыгарып сату һәм үзләренең фермаларын киңәйтү.

  • 60 йомыркалык инкубатор алдык. Быел беренче нәсел чыгарып карадык инде. Икенче елга планда тагын да күбрәк чыгарырга. Страуслар йомырканы көнаралаш яздан көзгә кадәр сала. Хәзер алар ял итә. Йомыркадан чебеш чыксын өчен 42 көн кирәк, – дип сөйли Татьяна Шәфигуллина.

Страус кошын алар яхшылап өйрәнгән. Фермерлар бертуктамый аларның уңай якларын саный алалар. Йомырка, ит, каурый, тире, май, хәтта керфек – барысы да файдага китә икән. Хәзер һәрберсе турында аерым сөйләп китик.

Йомыркасы Шәфигуллиннар гаиләсенә, әйтеп киткәнебезчә, чебеш чыгарыр өчен кирәк. Шулай ук аны азык итеп тә кулланырга була. Страусның бер йомыркасы 25 тавык күкәенә тиң!

  • Тавыкныкына караганда, ул куерак. Йомырка табәсе бик тәмле чыкмый, ә менә омлет исә бик тәмле, – ди авыз итеп караган Эдуард Шәфигуллин.

Йомырканың кабыгы исә керамика һәм фарфорны хәтерләтә. Пычак белән генә бәреп вата торган түгел. Кабыгын исән килеш саклар өчен дрель белән тишәләр икән хуҗалар. Йомырканың кабыгына да сорау бар. Рәссамнар аларны бизәр өчен ала.

Страусның итен дә ашыйлар. 1,5 яшькә җиткәч, ул инде суемга ярый. Ите сыер итен хәтерләтә ди, ләкин аңарда бөтенләй май юк икән.

  • Шулпа пешергәндә бер генә тамчы да май чыкмый. Ләкин шуңа да карамастан, ите бик тәмле һәм йомшак, – ди хуҗабикә.

Май бары карт страусларда гына аерым катлам булып туплана. Ул исә косметология һәм медицина өлкәсендә кулланыла.

Страус тиресе елан һәм крокодил тиресе дәрәҗәсендә бәяләнә. Ата кошларның ак каурыйлары – рәсем сәнгатендә бизәү элементлары өчен, ә йоннары яхшы электрүткәргеч, шуңа күрә алар шул өлкәдә кулланыла. Страус керфекләреннән – хатын-кызлар өчен ясалма керфекләр, ә тырнагыннан сувенир ясыйлар. Димәк, страусның һәр өлеше файдага китә.

  • Страус – үлән ашаучы кош. Кышкылыкка печән әзерлибез. Яшелчә, җиләк-җимеш, аларның яфракларын бик яраталар. Үләннең бар төрен дә ашыйлар. Зур страус кошына көненә нибары ике килограмм үсемлек кирәк. Алар әз ашый, ләкин аны тулысынча файдага җибәрә, – ди Эдуард Шәфигуллин.

Страус 70 елга якын яши, шуларның 30-40 елын йомырка сала. Страус – көтүдә яшәүче кош, ялгызы гына аның гомере озын булмый.

  • Токым алыштыру турында уйларга да кирәкми, бары арттыру турында гына уйлыйбыз, – ди страус үрчетүдән канәгать Татьяна Шәфигуллина.

Авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерүгә юнәлтелгән грантларда катнаша алмаулары гына аларны борчый. Россиянең кайбер регионнарында страус инде авыл хуҗалыгы кош-корты дип танылган.

 

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Автор фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: