Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә стихияле чүплекләргә каршы көрәш дәвам итә

Кызганычка, чисталык җыештырган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә була икәнне шәһәр халкы да хәтерләми, күрәмсең.

Кирзавод районында булган чүп-чар өемнәре җирле халыкның шикаятьләренә һәм Бөгелмә коммуналь хезмәткәрләренең чираттан тыш өмәсенә сәбәп булды.

Пластик шешәләр, покрышкалар, пакетлар һәм хәтта иске йорт җиһазлары:  Кирзвод районындагы әлеге чүп-чар өемекешеләрнең ялкаулыгы һәм җавапсызлыгы нәтиҗәсе. Җирле хакимияттәгеләр бөгелмәлеләрнең  бу хактагы шикаятьләрен игътибарсыз калдырмады.  “Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ предприятиесе хезмәткәрләре әлеге чүплекне юк итү, урынны тәртипкә китерүне ирекле төстә үз өсләренә алдылар.   

Шерзод Нормөхәмәтов, “Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ юл участогы мастеры:

– Санкцияләнмәгән чүплекне җыештырабыз, биредә алты кеше эшли, төрле техника җәлеп ителгән. Болар барысы да полигонга чыгарылачак.

Беркем дә чүп-чар арасында яшәргә теләми. Әмма тәмәке төпчекләрен, шешәләр ыргытырга, яраксыз хәлгә килгән диваннарын  китереп ташларга оялмаучылар күп. Чүплек бер көндә генә барлыкка килми. Җыелган чүпне капчыкларга да сала тормыйлар, шунда ук “КАМАЗ”га ташлыйлар. Бу чүпне җыеп алу өчен дә әле әллә ничә көн тырышырга туры киләчәк.

– Еллар буе  җыелып килгән бит инде,  шуңа күрә бер көн эчендә генә бетерерлек түгел, әмма кыска вакыт эчендә моны эшләргә тырышачакбыз, – дип өстәде Нормөхәммәтов.

Лилия Трифонова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: