Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә социаль программаларның үтәлеше

Бөгелмәдә социаль программаларны тормышка ашыру эше тулы көченә дәвам итә. Шул исәптән балалар бакчасы төзү эше дә. Тухачевский урамында төзелүче 140 урынлы балалар бакчасы август аенда файдалануга тапшырылачак.

Шушы көннәрдә биредә барган эшне Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров шәхсән тикшерде. Объект инде төзелеп беткән, төзүчеләр (подрядчы - "Суар-Актив" җәмгыяте) түбәне яба башлаган. Шул ук вакытта эчке эшләр дә алып барыла. Балалар бакчасы янына яңа асфальт салу, тротуар ясау ланлаштырыла. Графиктан калышмас өчен төзүчеләр ике сменада эшлиләр.
Линар Закиров сүзләренә караганда, Бөгелмәдә соңгы 25 ел эчендә бер генә балалар бакчасы да төзелмәгән. Моннан тыш, шәһәр мэры Кызыл Армия урамындагы паркта барган эшне дә карап чыкты (рәсемдә). Биредә парк тулысынча реконструкцияләнә. Агач араларындагы сукмакларга яңа асфальт салынган инде. Кыска вакыт эчендә "Стройсервис" җәмгыяте (җитәкчесе - Анатолий Красильников) әлеге паркны танып булмаслык итеп үзгәртеп корачак.
Заман таләпләренә туры китереп ясалган паркта велосипед юллары, роликларда йөрү урыны, яшел чирәмдә ял итеп утыру мәйданчыклары ясалачак. Парк, балалар бакчасы кебек үк, үз ишекләрен бөгелмәләргә август аенда ачар дип көтелә.
Социаль программаларның ничек итеп гамәлгә ашырылуы турында җитәкчеләр атна саен видеокиңәшмәдә сөйләшә. 22 июнь көнне узганын, һәрвакыттагыча, Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов алып барды. Ул эш барышы белән канәгать түгеллеген белдерде. Бигрәк тә күпкатлы йортлар төзелешендә тоткарлыклар бар. Бөгелмә районы да тәнкыйтькә эләкте. Биредә 24 ветеран һәм 24 ятим бала үз фатирын көтә. Алар өчен йортны Циолковский урамында төзи башларга тиешләр. Тик биредә проект мәсьәләсендә тоткарлыклар килеп чыккан. Подрядчы "Стройсервис" җәмгыяте хәзер ялгышлыкларны төзәтү эшен алып бара. Линар Закиров әлеге йортны ел азагына кадәр төзеп бетерергә йөкләмә бирде. Ятим балаларга фатирлар гына түгел, ә шәхси йортлар да торгызачаклар. Бу эшне Восточный авылында башкарып чыгарга ниятлиләр.
Спорт мәйданчыклары торгызуда да республика күләмендә тоткарлык сизелә, "Татлизинг" җәмгыяте подрядчыларга төзелеш материалларын китереп җиткермәгән. Рөстәм Миңнеханов бу эшне тизләтергә кушып: "Балалар спорт белән җәй көнендә шөгыльләнергә тиеш, адәм көлдереп, әлеге объектларны кыш көне тапшырырга планлаштырасызмы әллә?" - дип, эшне оештыручыларга шелтә сүзләре әйтте.
Моннан тыш, күпфатирлы йортларда капиталь ремонт эше дәвам иттерелә. Бөгелмәдә ул 83 процентка үтәлгән инде.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Альбина Акимова фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: