Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә Рамазанга әзерләнәләр

Үзәк мәчеттә Бөгелмә мөхтәсибәте имамнары һәм бүлек җитәкчеләренең чираттагы җыелышы узды. Анда ТР Көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, "Фәнис" мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин да катнашты. Изге Коръән аятьләре укудан башланып киткән җыелышның көн кадагына куелган төп мәсьәләсе якынлашып килүче Рамазанга әзерлек турында иде. Бөгелмә имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов...

Үзәк мәчеттә Бөгелмә мөхтәсибәте имамнары һәм бүлек җитәкчеләренең чираттагы җыелышы узды. Анда ТР Көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, "Фәнис" мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин да катнашты.

Изге Коръән аятьләре укудан башланып киткән җыелышның көн кадагына куелган төп мәсьәләсе якынлашып килүче Рамазанга әзерлек турында иде.

Бөгелмә имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов Ай календаре буенча хисап алып баручы бөтен дөнья мөселманнары өчен 12 айның иң изгесе, әһәмиятлесе, үзенчәлеклесе булуын билгеләп үтте.

Рамзан гарәп телендә "кызу", "яндыра торган" дигән мәгънәне аңлата. Һәрбер мөселман кешесе бу айда үзенең ихтыяр һәм иман көчен сыный: җәйге озын көннәрдә, таң беленгәннән алып, кич кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән, яшәү дәверендәге гади кеше ихтыяҗларыннан тыелып тора. Бу чорда шулай ук төрле яман уйлардан, начар ниятләрдән, кешегә гаеп-яла ягулардан, гайбәт сөйләүдән бигрәк тә саклану кирәк.

Изге айны ничек уздыру турындагы ниятләре, фикерләре белән башка мәчет имамнары да уртаклашты, киңәш-табыш итеште.

Очрашу ахырында Рамил хәзрәт җыелышта катнашкан барча кешегә рәхмәтләрен ирештерде һәм очрашу үзәк мәчет кафесында әзерләнгән төшке аш мәҗлесе белән төгәлләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: