Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә ОРВИ белән авыручылар саны арта

Бөгелмәлеләрнең күбесе амбулатор дәвалана.

Татарстанда коронавирус белән авыручыларның гомуми саны 9 180 кешегә җиткән. Сентябрь аенда – 721, октябрьдә – 1 187, ноябрьнең ике атнасында 763 очрак теркәлгән.

Бөгелмә госпиталендә әлеге вакытта 51 кеше табиблар күзәтүе астында ята, 551 кеше амбулатор дәва ала. Кискен респиратор вирус инфекциясенең 638 очрагы ачыкланган. Бер атна эчендә 4 бөгелмәледә COVID вирусы белән авырган. 35 меңнән артык кеше гриппка каршы вакцина ясаткан.

“Мин “Роспотребнадзор” белгечләренең барлык белем бирү учреждениеләрен җитди тикшереп торуларын сорыйм. Бөтен саклану чаралары үтәлергә тиеш”, – дип ассызыклады Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: