Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә өлкән яшьтәгеләр ункөнлегендә эшләүче хезмәтләр

МУНЧА - 100 сумга Радищев урамы, 10нчы йорттагы мунчада 30 сентябрьдә - ир-атлар, 1 октябрьдә хатын-кызлар өчен 8 сәгать 30 минуттан 20 сәгатькә кадәр юыну бәясе 100 сум булачак. ЧӘЧТАРАШЛАР - 50 процентлы ташлама белән Сәйдәшев урамы, 5 адресындагы "Вероника" матурлык салоны - 1 октябрьдә 9.00 - 15.00 сәгатьтә; Җәлил...

МУНЧА - 100 сумга

Радищев урамы, 10нчы йорттагы мунчада 30 сентябрьдә - ир-атлар, 1 октябрьдә хатын-кызлар өчен 8 сәгать 30 минуттан 20 сәгатькә кадәр юыну бәясе 100 сум булачак.

ЧӘЧТАРАШЛАР - 50 процентлы ташлама белән

Сәйдәшев урамы, 5 адресындагы "Вероника" матурлык салоны - 1 октябрьдә 9.00 - 15.00 сәгатьтә;

Җәлил урамы, 4, "Анжелика" чәчтарашы - 3 октябрьдә 11.00 - 14.00 сәгатьтә;

Ленин урамы, 55, "Глория" чәчтарашы - 5 октябрьдә 8.00 - 14.00 сәгатьтә.

ЧӘЧТАРАШЛАР - түләүсез

Гафиятуллин урамы, 23, чәчтараш - 2 октябрьдә 9.00 - 17.00 сәгатьтә;

Герцен урамы, 70 адресындагы "Золингер" чәчтарашы - 2 октябрьдә 10.00 - 16.30 сәгатьтә;

Гафиятуллин урамы, 39, "Элит" чәчтарашы - 1 һәм 2 октябрьдә 9.00 - 12.00 сәгатьтә.

Гашек урамы, 1, "Эва" матурлык һәм сәламәтлек үзәге (ЗАГС бинасы, Герцен урамы яклап керәсе) - 30 сентябрьдә 9.00 - 14.00 сәгатьтә.

ХИМЧИСТКА һәм КЕР ЮУ хезмәтләре - 30 процентлы ташлама белән

Радищев урамы, 75 һәм Җәлил урамы, 4, Бөгелмә химчистка фабрикасы - 25 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр 8.00 - 17.30 сәгатьтә (төшке ял вакыты - 12.00 - 13.00 сәгатьтә).

АЯК КИЕМЕ РЕМОНТЛАТУ - 25 процентлы ташлама белән

Җәлил урамы, 4 һәм Гафиятуллин урамы, 43, аяк киемнәре ремонтлау мастерскойлары - 1 - 5 октябрьдә 9.00 - 18.00 сәгатьтә (төшке ял вакыты - 12.00 - 13.00 сәгатьтә).

ӨС КИЕМЕ РЕМОНТЛАТУ - 10 процентлы ташлама белән

Герцен урамы, 27, 14 Шәһит урамы, 23, Ворошилов урамы, 19, Якупов урамы, 47 һәм Гафиятуллин урамы 32/2 адресында урнашкан өс киемнәре ремонтлау мастерскойлары - 1-3 октябрьдә 9.00 - 18.00 сәгатьтә (төшке ял вакыты - 12.00 - 13.00 сәгатьтә).

Шулай ук "Эссен" сәүдә үзәгендә 10 процентлы ташлама ясала, 1 октябрь көнне 12.00 - 15.00 сәгатьтә пенсионерлар өчен фуршет оештырыла.

"Пятерочка" сәүдә челтәре кибетләрендә 26 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр "Пенсионерларга рәхмәтле булу" атнасы уза. Бу акция кысаларында кассаларда пенсия кенәгәсен күрсәтүчеләргә купон бирелә, кайбер төр товарларга ташлама 55 процентка кадәр җитәчәк.

Барлык югарыда саналган хезмәтләрдән файдалану өчен пенсия кенәгәсен үзегез белән йөртү кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: