Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә кош гриппы мәсьәләләре буенча җирле халык арасында аңлату эшләре алып баралар

Халыкка аеруча куркыныч авыруларны профилактикалау буенча белешмәлекләр таратыла.

Татарстанның Буа, Мөслим, Чүпрәле, Яшел Үзән районнарында кош гриппы диагнозы расланды. Бу хакта Татарстан Республикасының Баш ветеринария идарәсе хәбәр итте. Зарарлануның сәбәбе – кирәкле ветеринария документларыннан башка кошлар сатып алу һәм кыргый кошлар да йөзеп йөргән табигый сулыкка керү. Алар шулай ук инфекцияне төп таратучылар булып торалар. Кош гриппы булган урыннарда барлык кош-корт санын бетерү буенча эш алып барылды. Кошчыларга зур икътисадый зыян китерелгән.

Кош гриппы – ул вируслы авыру, ул хайваннарның ашкайнату һәм сулышы органнарына зарар китерә. Үлем очраклары күп булу белән характерлана. Хуҗаларга өй кошларын чит кош-корт белән элемтәгә кермәслек шартларда тотарга кирәк. Азыкны ябык биналарда сакларга. Яңа кошларны грипп буенча имин булган төбәкләрдән генә кайтартырга.

Бөгелмә ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре, “Россельхознадзор”ның ТР идарәсе белгечләре белән берлектә, хайваннар һәм кошларның аеруча куркыныч авыруларын, шул исәптән кош гриппын һәм дуңгызлар африка чумасын профилактикалау һәм булдырмау мәсьәләләре буенча шәхси ярдәмче хуҗалыклар гражданнары арасында аңлату эшләре алып баралар. Халыкка аеруча куркыныч авыруларны профилактикалау буенча белешмәлекләр таратыла.

АВЫРУ БИЛГЕЛӘРЕ КҮРЕНГӘНДӘ ЯКИ ҮЛЕ КОШ АЧЫКЛАНГАН ОЧРАКТА, КИЧЕКМӘСТӘН, 9-11-35, 9-15-23 телефоннары аша  БӨГЕЛМӘ РАЙОНЫНЫҢ ДӘҮЛӘТ ВЕТЕРИНАРИЯ ХЕЗМӘТЕНӘ МӨРӘҖӘГАТЬ ИТӘРГӘ КИРӘК.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: