Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә кимегән, авылларда арткан...

29 июнь көнне ЗАГС бүлегенең тантаналар залында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов "2010 елгы Бөтенроссия халык санын алуда башкарган хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләнде.

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотосы.

Реклама

Алга таба район җитәкчесе шәхсән үзе 2010 елда Бөгелмә муниципаль районында Бөтенроссия халык санын алуга хәзерлек барышында һәм аны башкаруда теләктәшлек күрсәткән һәм аның уңышлы үтүендә үзеннән зур өлеш керткән мөхтәрәм затларга медальләр тапшырды. Алар арасында бу эштә әйдәп баручы комиссия секретаре, Бөгелмә статистика бүлеге җитәкчесе Салих Габдрәхимов, "Бөгелмә авазы" газетасы битләрендә мәгълүмати-аңлату эшләре алып баручы газета мөхәррире Руслан Җәләев, мә-гариф хезмәткәрләре арасында кадрлар, биналар белән тәэмин иткән, уку йортларында мәгълүмати-аңлату эшләре үткәрүдә ярдәм күрсәткән мәгариф идарәсе җитәкчесенең милли эшләр буенча урынбасары Фәүзия Мәхмүтова һәм башкалар, тулаем алганда, барысы 30 шәхес иде.

"Дәүләт статистика федераль хезмәте халык санын алучы кадрларның эше өчен яхшы шартлар тудыручы һәм бу гамәлне башкаручы персонал сыйфатында үз вазифаларын тырышып үтәүче һәрбер кешенең хезмәтен югары бәяләде", - дип бәян итте үз чыгышында Бөгелмә статистика бүлеге җитәкчесе Салих Габдрәхимов. Чөнки халык санын алу, узгандагысы белән чагыштырып, социаль һәм гаилә дәүләт программалары эшләгәндә, Россия Федерациясендә демографик процессларны яхшыртуга юнәлтелгән эшләрне тормышка ашыруда төпле мәгълүмати ярдәм булып тора.
Ә инде саннарга күз салсак, 2010 елның халык санын алу нәтиҗәләре шуны күрсәтә: Бөгелмә муниципаль районында халык саны, 2002 ел белән чагыштырганда, 3754 кешегә кимегән һәм 111465не тәш-кил иткән. Шул җөмләдән, Бөгелмә шәһәрендә 89204 кеше исәпкә алынган, бу, 2002 ел белән чагыштырганда, 3810га азрак. Авыл җирлекләрендә һәм шәһәр тибындагы Карабаш бистә-сендә халык саны алу вакытына 22261 кеше яшәве ачыкланган, бу, элек узган халык санын алу кампаниясендә алынган мәгълүматлар белән чагыштырганда, 56 кешегә күбрәк.

Рәсемдә: Бөгелмә статистика бүлеге җитәкчесе Салих Габдрәхимов бүләкләнүче мәгариф хезмәткәрләре белән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: