Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә ишегалды бәйрәмнәре гөрли (+ФОТОЛАР)

Җәйге чорда шәһәребездә урам бәйрәмнәре уздыру матур традициягә әверелде. Ул "Шәһәр мохите" Федераль партия проекты кысаларында үткәрелә. Бу юлы - 15 сентябрь кичендә Лазо урамы, 3 нче йорт, Комсомол урамы, 7 нче йорт, Циолковский урамы, 4 нче йорт ишегалды җыр-моңнан, күңелле уеннардан гөрләп торды. Халык төзекләндерелгән, аллы-гөлле ишегалларында эңгер-меңгер төшкәнче...

Җәйге чорда шәһәребездә урам бәйрәмнәре уздыру матур традициягә әверелде. Ул "Шәһәр мохите" Федераль партия проекты кысаларында үткәрелә. Бу юлы - 15 сентябрь кичендә Лазо урамы, 3 нче йорт, Комсомол урамы, 7 нче йорт, Циолковский урамы, 4 нче йорт ишегалды җыр-моңнан, күңелле уеннардан гөрләп торды. Халык төзекләндерелгән, аллы-гөлле ишегалларында эңгер-меңгер төшкәнче бәйрәм итте.

Проектның максаты - кулай, заманча шәһәр мохите булдыру, ишегалды мәйданнарын комплекслы яңарту планын тормышка ашыру, шәһәрне төзекләндерү сораулары буенча карар кабул иткәндә гражданнарның инициативасын күздә тоту һәм күмәк җәмәгатьчелек системасын формалаштыру.

"СУ-2" районы халкын әлеге күркәм бәйрәмнәре белән котларга шәһәр җитәкчелеге дә килде. Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова әлеге күркәм ишегалды халкын олы вакыйга белән тәбрикләп, иң изге теләкләрен җиткерде. Киләчәктә дә аларның шушы матур йортларда, ишегалларында дуслыкта, татулыкта, бердәмлектә яшәүләрен теләде.

Билгеле инде, чара дәвамында бу ишегалдында яшәүче активистларны, сугыш, тыл ветераннарын, территориядә тәртип урнаштырган хезмәткәрләрне, беренче сыйныфка киткән укучыларны да искә алмый булдыра алмадылар.

Әлеге округ депутаты Альберт Әсгать улы Касыймов тыл ветераннары Екатерина Гусева, Мария Чупахинага һәм беренче сыйныф укучысы Артур Фатыйховка истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бөгелмәлеләрне "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Әхмәдиев тә котлады. Комсомол урамы, 7 нче йорт өчен җаваплы Любовь Колгановага һәм "Нефтяник-Благоустройство" ҖЧҖ мастеры Людмила Прунга ишегалдын төзекләндерүдәге зур өлешләре өчен Дипломнар һәм бүләкләр бирде.

"Бу йортта 1991 елдан бирле яшим. Соңгы 10 елда йорт өчен җаваплылыкны үз өстемә алдым. Эш күп билгеле, счетчик күрсәткечләрен алу, ниндидер сорау туса, идарәче компаниягә бару, һәрбер сорауны, мәсьәләне җиренә җиткерү - шактый вакыт һәм көч таләп итә. Ә менә эшләгән эшне күрә белеп, игътибар күрсәтүләре бик күңелле, тагын да канатланыбрак эшлисе һәм яшисе килә. Күрше йортларда яшәсәк тә, бер гаилә кебек - татулыкта, дуслыкта гомер итәбез. Быел зур масштаблы эшләр башкарылды - ишегалдыбызны чистарттылар, буядылар, йортыбызның түбәсен алыштырдылар, күрше йортның стеналарын яңарттылар. Әлеге күркәм эштә катнашкан җитәкчеләребезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез", - дип, уй-хисләре, фикерләре белән уртаклаша Любовь Александровна Колганова.

Шулай ук бу территория өчен җан атып йөргән активистлар - Фәридә Салаватуллина, Руфия Шамилова һәм Любовь Колганованы, участок мастеры Рузалия Хаҗиеваны да әйтеп үтми ярамас. Бәйрәмдә аларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. "Бөгелмә авазы" хәбәрчесе Айгөл Шәрәфиева шушы ишегалдында яшәүче, газетабызны 2006 елдан бирле яздыручы Тәнзилә апа Кадыйровага Айдар Галимов концертына билет тапшырды.

Шулай итеп, биредә кичкә кадәр уеннар, бәйгеләр, спорт ярышлары гөрләде, төзекләндерелгән һәм төрле төсләргә буялган аттракционнар балаларның күңеленә хуш килсә, уңайлы утыргычлар өлкән буын вәкилләрен шатландырды.

Техника йорты һәм Укучылар сарае үзешчән артистлары чыгышлары бер генә бөгелмәлене дә битараф калдырмады.

Ләйсән ЙОСЫПОВА.

Автор һәм Айгөл Шәрәфиева фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: