Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә хәтер көненә багышлап, “Хәтер шәме”

"Игътибар! Мәскәү сөйли. Хөкүмәтнең мөһим мәгълүматын җиткерәбез. Советлар Союзы гражданнары! Совет хакимияте һәм аның башлыгы иптәш Сталин миңа түбәндәге хәбәрне җиткерергә йөкләде: Бүген иртәнге сәгать 4тә Советлар Союзына бернинди белдерүсез, сугыш турында игълан итмичә, Германия гаскәрләре безнең илгә хөҗүм итте..." Бу сүзләр бүген дә йөрәккә шом сала, күңелне тетрәндерә. "Хәтер...

"Игътибар! Мәскәү сөйли. Хөкүмәтнең мөһим мәгълүматын җиткерәбез. Советлар Союзы гражданнары! Совет хакимияте һәм аның башлыгы иптәш Сталин миңа түбәндәге хәбәрне җиткерергә йөкләде:

Бүген иртәнге сәгать 4тә Советлар Союзына бернинди белдерүсез, сугыш турында игълан итмичә, Германия гаскәрләре безнең илгә хөҗүм итте..."

Бу сүзләр бүген дә йөрәккә шом сала, күңелне тетрәндерә. "Хәтер шәме" акциясе сугыш башлануы турында хәбәр иткән шушы аудиоязмадан башланып китте. Әлеге акция 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көненә багышлап үткәрелә. Ул старт алганга инде күп еллар. Аны беренче тапкыр 2004 елда Төмән шәһәрендә үткәрәләр. Бүген исә ул инде Гомумроссия акциясенә әверелгән. Бөгелмәлеләр дә, бер дә калдырмыйча, ел саен аңа кушыла килә.

Илгә Җиңү китергән һәрбер солдатны, һәр райондашны без хәтерләргә тиеш. Шул уңайдан 21 июнь кичендә Мәңгелек дан мемориалы каршында йөзләгән шәм кабынды. Сугыш батырларының якты истәлеге бер минут тынлык белән искә алынды.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Альбина Акимова фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: