Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә – Хәтер көне

13 октябрь көнне, Бөгелмәнең үзәк мәчетендә Хәтер көне - матәм чарасы узды. Тарихка күз салсак, Хәтер көне 1552 елның 12 октябрендә Казан шәһәрен яклаганда һәлак булганнарны искә алу көне дип исәпләнә. Татарстанда бу көн 1989 елдан бирле билгеләнә. Мәчеткә килгән бөгелмәлеләр Казан ханлыгын саклаганда шәһит китүчеләр рухына дога кылдылар, намаз...

13 октябрь көнне, Бөгелмәнең үзәк мәчетендә Хәтер көне - матәм чарасы узды.

Тарихка күз салсак, Хәтер көне 1552 елның 12 октябрендә Казан шәһәрен яклаганда һәлак булганнарны искә алу көне дип исәпләнә. Татарстанда бу көн 1989 елдан бирле билгеләнә. Мәчеткә килгән бөгелмәлеләр Казан ханлыгын саклаганда шәһит китүчеләр рухына дога кылдылар, намаз укыдылар. Аннары барлык халык ашка җыелды. Биредә Бөгелмәнең имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, Татар иҗтимагый үзәгенең Бөгелмә бүлеге җитәкчесе Хәмзә Мотыйгуллин, педагогия училищесының элеккеге директоры Әнәс Ибраһимов, Равилә ханым Арсланова чыгыш ясады. Аннан соң, матәм чарасы Татар мәдәният үзәгендә узды. Биредә тарихны искә алдылар, бүгенге көн проблемаларын күтәреп чыктылар. Быел Иван Грозныйның Казан ханлыгын алуына 465 ел тулган икән.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: