Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә гомумшәһәр шимбә өмәсе узачак

Предпиятие, оешмалар, барлык тармак һәм шәхси милек формалары җитәкчеләре, шәһәр халкы игътибарына! 1 апрель көнне Бөгелмә шәһәрен һәм районын санитар чистарту буенча шимбә өмәсе узачак. Муниципаль район башкарма комитеты предприятие, учреждение, оешмалар хезмәт коллективларына, шәхси эшмәкәрләргә, җәмәгать оешмаларына, студентлар һәм укучыларга, күпфатирлы йортта яшәүчеләргә мөрәҗәгать итеп, шәһәрне чистартуда катнашырга чакыра....

Предпиятие, оешмалар, барлык тармак һәм шәхси милек формалары җитәкчеләре, шәһәр халкы игътибарына!

1 апрель көнне Бөгелмә шәһәрен һәм районын санитар чистарту буенча шимбә өмәсе узачак.

Муниципаль район башкарма комитеты предприятие, учреждение, оешмалар хезмәт коллективларына, шәхси эшмәкәрләргә, җәмәгать оешмаларына, студентлар һәм укучыларга, күпфатирлы йортта яшәүчеләргә мөрәҗәгать итеп, шәһәрне чистартуда катнашырга чакыра.

Сүз уңаеннан шунысын да искәртеп үтәбез, 1 апрельдән Татарстанда #ЭКОяз2017 санитар-экологик икеайлыгы старт ала.

Бу чорда республиканың табигатьне саклау ведомстволары көчәйтелгән эш режимына күчә. Ике ай эчендә республика территориясе экологик һәм санитар-эпидемиологик куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә торган хәлгә китерелергә тиеш. Төп басым чүп-чарны санкцияләнмәгән урыннарга ташлаудан хасил булган чүплекләрне юкка чыгаруга ясалачак. Чүплекләр табылу турында мәгълүмат оператив рәвештә муниципаль районнарның башкарма комитетларына юлланачак.

"Табигатьне саклау законын бозу очракларын ачыклау һәм кисәтү өчен җир өсте, су, һава һәм тимер юл транспорты кулланылачак. Керү авыр булган урыннарда беспилотник һәм квадракоптерлар эшкә җигеләчәк", - дип белдерә Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев.

Министр узган елда икеайлык барышында республикада 1 817 чүплекнең 93 проценты юкка чыгарылганын, калганнарын ел дәвамында бетерүләрен хәбәр итте. Эш барышы "Татарстан Республикасының экологик картасы" геомәгълүмати системасы базасында теркәлгән. Законсыз кар өемнәрен ачыклау буенча да эш алып барыла. 2016 елда кар китереп ташланган 207 урын теркәлгән булса, быел 137 кар таулыгы ачыкланган.

Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәгән, тиешсез урыннарга чүп ташлаган, җирне бозган өчен, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексның 8.2 нче маддәсе буенча, гражданнарга - 1 мең сумнан алып, 2 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 мең сумнан алып, 250 мең сумга кадәр штраф каралган яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне туктатып тору яный. 8.6 нчы маддәсенең 2 нче өлеше буенча физик затларга - 3 мең сумнан алып, 5 мең сумга кадәр, юридик затларга 40 мең сумнан алып, 80 мең сумга кадәр штраф билгеләнә, яки шулай ук 90 тәүлеккә эш туктатып торылачак. 3.6 нчы маддәсе буенча гражданнарга - 2 мең сумнан 3,5 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан алып, 500 мең сумга кадәр штраф янарга мөмкин.

Санитар-экологик икеайлык барышын социаль челтәрләрдә күзәтеп барырга мөмкин. Барлык яңалыклар, фото һәм видео #ЭКОвесна2017 хештэгы белән урнаштырылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: