Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә бәйрәмнәр гөрли

24 август көнне шәһәребез һәм районыбыз тарихында истә калырлык олы һәм дә мөһим бәйрәм узды. Район халкы Шәһәр көнен, Татарстан нефте чыга башлауга - 70, "ТНГ-Групп" җәмгыяте оешуга 60 ел тулу даталарын билгеләп үтте.

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотосы.

Бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары рәтендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, Россия оборона министрының элеккеге ярдәмчесе, генерал-полковник, Бөгелмәнең почетлы гражданины Вячеслав Мелешко, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм башка рәсми затлар бар иде.

Бәйрәм "Мәңгелек ут" мемориалына чәчәкләр салу белән башланып китте. Чарада, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов белән берлектә, мактаулы кунаклар катнашты.

Тантаналы чара узган "Энергетик" стадионында кунаклар җирле рәссамнар картиналарыннан әзерлнгән күргәзмә, предприятие, оешма һәм учреждениеләр экспозицияләре белән таныштылар. Бигрәк тә "ТНГ-Групп" җәмгыяте бүлекчәләренең үзенчәлекле утарлары, аларның ягымлы сәламләүләре кунакларны битараф калдырмады.

Реклама

Шәһәр көне һәм "ТНГ-Групп" җәмгыяте оешуга 60 ел тулуга багышланган бәйрәмгә килгән бөгелмәләрне һәм шәһәр кунакларын ТР Премьер-министры Илдар Халиков, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов сәламләде. Алар Бөгелмәнең мактаулы гражданнарына федераль һәм региональ дәрәҗәдәге югары дәүләт бүләкләрен тапшырдылар.

Рәсми тантанадан соң Бөгелмәдә яшәүчеләрне һәм шәһәр кунакларын Тольяттидан килгән автомотокаскадерлар төркеме чыгышы, Мәскәүнең популяр җыр төркеме концерты һәм бәйрәм салюты куандырды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: