Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә - бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган балалар иҗаты бәйгесе

"Əдəби герой музее" дип исемлəнгəн балалар иҗаты республика бəйгесенең "Тукай əкиятлəре - илһам чыганагы" номинациясенең район этабы төгəллəнде. Бəйгенең максаты - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга əзерлек һəм юбилей чараларын үткəрү чорында республикабызда балалар китапханəлəренең эшен активлаштыру. Ул ике номинациядə үткəрелə: "Тукай əкиятлəре - илһам чыганагы" һəм...

"Əдəби герой музее" дип исемлəнгəн балалар иҗаты республика бəйгесенең "Тукай əкиятлəре - илһам чыганагы" номинациясенең район этабы төгəллəнде. Бəйгенең максаты - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга əзерлек һəм юбилей чараларын үткəрү чорында республикабызда балалар китапханəлəренең эшен активлаштыру. Ул ике номинациядə үткəрелə: "Тукай əкиятлəре - илһам чыганагы" һəм "Мин яраткан əдəби герой".

Конкурсның беренче этабына үзəк китапханəнең методик бүлегенə Тукай əсəрлəренə нигезлəп эшлəнгəн күп кенə иллюстрациялəр, эшлəнмəлəр тапшырылды. Хезмəтлəр төрледəн-төрле стильдə эшлəнгəн: квиллинг, сəйлəн белəн чигү, камыр-пластика, балчыктан əвəлəп, яисə бəйлəп эшлəнгəн композициялəр. Барлык хезмəтлəрне дə җентеклəп карагач, "Җирлекара үзəк китапханə" муниципаль бюджет мəдəният учреждениесе белгечлəреннəн торган жюри нəтиҗəлəр ясады:
3 - 4 нче сыйныф укучылары арасында I урында - Эмиль Миңнехəев, "Тукай əкиятлəре" композициясе өчен; II урында - Анастасия Рудакова, "Шүрəле" композициясе өчен; III урында - Алексей Хохлов, "Су анасы. Тарак" эшлəнмəсе өчен.

5 - 6 нчы сыйныф укучылары арасында I урында - Влада Новичкова, "Кəҗə белəн Сарык" композициясе өчен; II урында - Эльвина Галиева, "Су анасы" композициясе өчен; III урында - Яна Поташина, "Йокла, йокла, күз нурым" дигəн композиция эшлəгəне өчен.
Район күлəмендə беренче урыннарны яулаган балалар республика бəйгесендə катнашуны дəвам итəлəр. "Əдəби герой музее" конкурсына тулаем йомгак Татарстан "Республика балалар китапханəсе" белгечлəреннəн торган республика оештыру комитеты тарафыннан ясалачак. Нəтиҗəлəр "Республика балалар китапханəсе" һəм Бөгелмə "Балалар китапханəсе" сайтларында игълан ителəчəк.
Бəйгенең бу этабында катнашырга өлгермəгəннəргə əле аның "Мин яраткан əдəби герой" номинациясе дəвам итүен һəм эшлəнмəлəр дə кабул ителүен ислəренə төшерəбез.
Анна ПАХОМОВА,
үзəк китапханəнең маркетинг һəм
инновацион методик эш бүлеге мөдире.
Əлфинур Шəвəлиева тəрҗемəсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: