Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә – Бөек Җиңү көне

Бөек Җиңү бәйрәме көнне Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров, ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Россия армиясе генерал-полковнигы, Бөгелмә шәһәренең мактаулы гражданины Вячеслав Мелешко, шулай ук сугыш һәм хезмәт ветиераннары, тыл хезмәтчәннәре, хакимият, җәмәгать оешмалары вәкилләре, депутатлар 1941 елның августында СССР Оборонасы Халык комиссары боерыгы белән Бөгелмәдә оештырылган, Мәскәү тирәсеннән...

Бөек Җиңү бәйрәме көнне Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров, ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Россия армиясе генерал-полковнигы, Бөгелмә шәһәренең мактаулы гражданины Вячеслав Мелешко, шулай ук сугыш һәм хезмәт ветиераннары, тыл хезмәтчәннәре, хакимият, җәмәгать оешмалары вәкилләре, депутатлар 1941 елның августында СССР Оборонасы Халык комиссары боерыгы белән Бөгелмәдә оештырылган, Мәскәү тирәсеннән башлап, Көнчыгыш Пруссиягә кадәр сугышчан юл узган 352 нче укчы дивизия хөрмәтенә куелган стелага чәчәкләр куйдылар.

Мәңгелек Дан мемориалына да чәчәчкләр салгач, бәйрәм колоннасы М. Җәлил урамы буйлап Техника йортына таба юл алды, анда хәрби комиссар Рафаэль Миңнетдинов Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закирповка парадка тезелү турында рапорт бирде. Тантананың "Яшьлек. Иҗат. Җиңү" дип аталган кереш өлешеннән соң Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның турыдан-туры котлавы яңгырады.

Аннан соң Бөгелмә халкын Бөек Җиңүнең 71 еллыгы белән районыбыз башлыгы Линар Закиров котлады: "Бүген без илебез тарихындагы иң зур, иң мөһим бәйрәмнәрнең берсен билгеләп үтәбез. Яу кырларында каһарманнарча сугышкан, тылда фидакарьләрчә тырышкан Ватаныбыз сакчыларына безнең ихтирамыбыз һәм аларны ихлас данлавыбыз билгесе бу. Бөгелмә фронтка 15 мең сугышчы озаткан, һәр өч кешенең берсе яу кырында мәңгелеккә ятып калган. "Барысы да фронт өчен!" Барысы да Җиңү өчен!" дигән лозунглар тормышка, яшәешкә үз юнәлешен биргән, үз ритмын тудырган һәм аңа буйсынмый калу мөмкин булмаган. Кешеләр җаны-тәне белән бирелеп, тырышканнар. Иген иккәннәр, басуларда һәрбер башакны кадерләп җыйганнар, кораллануга, сугыш техникасын булдыруга көчләрен кызганмаганнар. Бүгенге көндә күккә омтылып, мәгърур торган "Бугульминский колхозник" - бөгелмәләрнең ул еллардагы юмартлыгы, бердәмлеге һәм фидакарьлеге символы ул. Яшь капитан Зелинский иярләгән бу очкыч 1944 елның маеннан Җиңү көненә кадәр немецларны эзәрлекләгән. Соңгы тәгамнәреннән өлеш чыгарып, бөгелмәләр әле тагын "Комсомолец Татарии", "Колхозник Татарии" танк колонналарын төзүдә катнашканнар. 5 670 якташыбыз яу кырларында башын салган, 9ы Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исемгә лаек булган, 10 офицер - Александр Невский ордены кавалеры булган.

Бөек Ватан сунгышы тарихта иң канкойгыч сугыш булып язылып калган. Бу агрессияне, бу дәһшәтне һәм бу явызлыкны безнең әтиләребез, бабаларыбыз туктаткан. Фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, сезнең алда без тирән ихтирам белән баш иябез. Сез - Җиңүчеләр буыны, сезнең белән янәшә яши, аралаша алганыбызга чиксез горурланабыз, Ватанга тугрылыклы кыю һәм курку белмәс ир-егет булырга да сездән өйрәнәбез. Сезгә һәм барлык бөгелмәләргә сәламәтлек, тынычлык, иминлек телим!"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: