Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә барлыгы 84 процентка якын, ә авыл җирлекләре һәм Карабаш бистәсендә 97 проценттан артык халык тавыш биргән

VII чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайланды, Парламент составы билгеләнде һәм идарә итүче партия тәгаенләнде. Әлеге мөһим сәяси вакыйгада бөгелмәлеләр дә үз өлешен кертте. Шәһәрдә барлыгы 84 процентка якын, ә авыл җирлекләре һәм Карабаш бистәсендә 97 проценттан артык халык тавыш бирде. Бөгелмә халкының кайсы партияләр һәм кандидатларга өстенлек бирүе турында...

VII чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайланды, Парламент составы билгеләнде һәм идарә итүче партия тәгаенләнде. Әлеге мөһим сәяси вакыйгада бөгелмәлеләр дә үз өлешен кертте. Шәһәрдә барлыгы 84 процентка якын, ә авыл җирлекләре һәм Карабаш бистәсендә 97 проценттан артык халык тавыш бирде. Бөгелмә халкының кайсы партияләр һәм кандидатларга өстенлек бирүе турында алдагы материалларда укый аласыз.

Россиядә беренче булып, Мәскәү вакыты белән шимбә көнне үк - 17 сентябрьдә 23 сәгатьтә Камчаткадагы сайлау бүлекчәләре эшли башлады. Җирле вакыт белән нәкъ сәгать 8дә Бөгелмә муниципаль районында 80 сайлау участогы ачылды. Быелгы сайлауларның үзенчәлеге шунда - Татарстан халкы, шул исәптән бөгелмәлеләр дә Парламентта җөмһүриятебез мәнфәгатьләрен якларлык үз командасын билгеләде. Шуңа күрә дә, сайлау участоклары ачылуга ук, халык, паспортларын тотып, гражданлык бурычын үтәргә ашыкты. Сайлауларның барышы, халык фикере һәм җитәкчеләрнең сайлауларга карашы, уй-фикерләре турында газета сайтында «Бөгелмә авазы» хәбәрчеләре укучыларыбызны оператив таныштырып барды. Сайлауның беренче нәтиҗәләрен дә сайтта иң беренчеләрдән булып урнаштырып бардык.

Бөгелмә шәһәрендә сайлау участоклары, нигездә, мәктәп биналарында урнашкан. Һәр участок сайлаулар көнен үзенә күрә бер бәйрәм итеп оештырган иде. Шәһәребезнең Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясендә исә бу көнне уникаль музей эшлэде. 1111 нче һәм 1112 нче сайлау участокларына теркәлгән сайлаучылар республикада бердәнбер саналган Һади Атласи музее экспонатлары, татар мәгърифәтчесенең китаплары белән таныша алды. Биредә шулай ук укучыларның "Көзге муллык" темасына әзерләнгән кул эшләнмәләре күргәзмәсе дә эшлэде. Татар Димскәе авылында исә татлы сайлаулар узды - биредә авыл халкы "Вәринҗә бәйрәмен" билгеләп үтте. Җиңүчеләргә хәтта бүләкләр дә булды. Сайлауларның кайда ничек барганын сез газета сайтындагы фоторепортажлардан карый аласыз.

Бөгелмә үзәк район хастаханәсендә дәваланучы пациентлар өчен дә махсус сайлау комиссиясе эшләде. Ил күләмендәге мөһим сәяси вакыйгадан бер генә гражданин да читтә калырга тиеш түгел. 1141 нче сайлау комиссиясе рәисе Гөлшат Гарипова әйткәнчә, үз аягында йөри торган, һәм табиб сайлау участогына кадәр барырга рөхсәт иткән пациентлар үзләре килде. Ә урын өстендә ятучылар, яисә этаж арасында йөрү рөхсәт ителмәгән дәваланучылар палатада тавыш бирде:

- Хастаханәдә яту кирәк әйбер түгел дә бит, тик, нишлисең бит, - диде кардиология бүлегендә дәвалану курсы узучы Кәшифә апа Ризванова. - Шулай да, палаталарга килеп, тавыш бирү мөмкинлегеннән мәхрүм итмәгәч, бик уңайлы.

Бөгелмә шәһәре бала тудыру йортында исә 19 пациент тавыш бирде. Шуларның берсе - беренче тапкыр тавыш бирүче яшь әни. Аңа комиссия әгъзалары бүләк тапшырды. Биредә чит регионнан - Оренбург өлкәсеннән килгән пациент та гражданлык хокукыннан файдаланды, ул, сайлауларда катнашып, Парламент формалашуына үз карашын белдерде. Ирина Золоторева исә - күрше Баулы районыннан.

- Бүгенге көндә һәркемнең сайлау мөмкинлеге бар. Кеше дәвалану учреждениесен, дәвалаучы табибны, шулай ук бала тудыру йортын да үзе сайлый. Хөкүмәтне дә үзебез сайлыйбыз. Ил җитәкчелеге үзара киңәшеп кенә депутатларны билгеләсә, әлбәттә, дөрес булмас иде. Безнең республика, безнең ил белән халык ышанычын яулаган җитәкчеләр идарә итәргә тиеш. Шуңа күрә мин сайлауларда катнашам, - диде Ирина, кечкенә сабыен 5 кенә минутка палатада калдырып, сайлау комиссиясе әгъзалары янына чыкканда.

Бөгелмә үзәк район хастаханәсендә урнашкан 1141 нче сайлау участогында тавыш бирү өчен 125 кеше теркәлгән иде һәм алар 100 процент сайлауларда катнашты.

Күзәтүчеләр һәм полиция хезмәткәрләре белдергәнчә, Бөгелмә җирлегендә сайлаулар тыныч узды.

- Бөгелмәлеләр сайлауда актив катнашты. Без һәр участоктагы тәртип һәм сайлауларда катнашучы партияләр, кандидатларның хокуклары бозылу-бозылмау очракларын карап, күзәтеп тордык. Шәһәр һәм районда барлыгы 491 күзәтүче эшләде. - ди Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов.

Сайлаулар тәмам, яңа Парламент әзер. Хәзер исә партияләр һәм кандидатлардан, халык мәнфәгатьләрен канәгатьләндерерлек нәтиҗәле эшчәнлек көтәбез.

Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: