Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өч электрон базар барлыкка килде.

Бөгелмә эшмәкәре авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче һәм шулай ук табигый фермер товарларын сатып алуны өстен күрүче Россия халкы өчен үзе эшләгән яңа бизнес-проектны гамәлгә ашыра.

   Ленар Әхмәтшин үзенең стартаплары турында бәян итте.

– Фермерлык проектын төзү тарихы, аның асылы нидә икәнен һәм эшнең нәрсәдән башланып китүе турында сөйләгез әле?

Домфермера.рф – фермер продукциясен сатуның яңа каналы, үзенчәлекле электрон мәйданчык ул. Анда крестьян-фермерлык, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, үзмәшгульләр, микро-, кече һәм урта бизнес вәкилләре азык-төлек, күчемсез милек, җир, азык, ашлама, техника, хайваннар сата, шулай ук арендага бирә, теге яки бу хезмәтләрне тәкъдим итә алалар. Мәйданчыкны булдыру идеясе турыдан-туры АПК өлкәсендә эшләгәндә төрле проблемалар белән очрашып, аларны хәл итү юлларын эзли башлаган чорда ук барлыкка килә. Бу, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы продукциясен сатуга, сатып алуга, дәүләт ярдәме турында мәгълүматларны вакытында белеп торуга кагыла. Мин зур шәһәрләрдәге базар торышын анализладым, яңа эш юл-ысуллары белән таныштым.

– Хәзер “безнеке”  дигән, ягъни “Экопродукт” (экологик яктан чиста) дигән нәрсә модада. Бизнес форматын сайлаганда  сез моңа махсус йөз тоттыгызмы, әллә очраклыгына туры килдеме?

– Кешеләргә табигый фермер продукциясе алуда ярдәм итү теләге –өчен сәбәпләрнең берсе булды. Шулай да төп сәбәп бала чакта ук барлыкка килгәндер дип уйлыйм. Бабам Сабирҗан Әхмәтшин гомер буе мөгезле эре терлек үрчетү белән шөгыльләнде. Мин бу эшне дәвам итәргә булдым, тик тәртип белән.

– Сезнең электрон мәйданчыкта эш ничек оештырылган? Сатучылар һәм сатып алучылар өчен нинди уңай яклары бар?

– Сатучылар өчен уңай яклар һичшиксез бар. Бу – алар өчен сату каналы, алар үз продукцияләрен урнаштыралар, бәяләрне үзләре билгели, ә потенциаль сатып алучылар мәйданчыкка керә һәм үзләренә кирәк булган нәрсәләрне сайлый. Планда – шәхси ярдәмче хуҗалыкларга һәм КФХларга дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат урнаштыру.

– Татарстанда сыйфатлы продукция җитештерүче фермерлар чыннан да күпме?

– Әйе, әлбәттә, мин товар җибәрүчеләрнең фермаларына шәхсән бардым һәм үстерү-җитештерүнең бөтен процессын күрдем, моны киләчәктә күрсәтергә дә теләр идем. Барысы да бик гади. Сез домфермеа.рф  матбугат хезмәтендә үзегез заказ биреп карагыз, аннары процессның ни дәрәҗәдә уңайлы, продукциянең тәмле һәм файдалы икәнен үзегез дә аңларсыз.

Без шулай ук  реаль сатып алучылар фикерләрен белдерә торган блоклар да эшләдек. Намуссыз сатучылар килеп чыкса, без алар белән хушлачакбыз.

– Сез безнең төбәктә генә эшлисезме?

– Әлбәттә, юк. Әйе, проект нәкъ менә Бөгелмәдә барлыкка килде, әмма аның географиясе чикләнмәгән. Башка төбәкләрдән килгән фермерлар белән аралашам. Бөтен Россия буенча авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең проблемалары охшаш һәм уртак көч белән без ситуацияне үзгәртә – авыл тормышын яхшырта, ил халкын сәламәт, сыйфатлы продукция белән тәэмин итә алырбыз дип уйлыйм.

– Бүген мәйданчыкта үз продукциясен кемнәр чыгара? Һәм сезгә булган файда нәрсәдә чагыла?

– Хәзерге вакытта үзләренең продукциясен тематикага туры килә торган җирле крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм шәхси эшмәкәрләр тәкъдим итә. Минем файда – ул өч бушлай игъланны урнаштырганнан соң, шулай ук эзләнүдә белдерүләр белән эшләүдән соң булачак абонент түләве.

Нинди планнар белән яшисез, идеалда соңгы нәтиҗә нинди булырга тиеш дип уйлыйсыз?

– Планда – сатучылар өчен дә, сатып алучылар өчен дә файдалы булсын өчен мәйданчыкны алга таба модернизацияләү. Шулай ук кооператив теркәргә планлаштырам. Безнең мәгълүмати технологияләр гасырында мәйданчыкка ихтыяҗ булачак, дип саныйм.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: